Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Купи дәдәй мәзәкләрен укып, елмаеп алыйк әле

Мәзәк — борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр.

Кибетчене хуҗасы кисәтә:

-Игътибарың юк! Әнә берәү биш урынына алты тартма алып чыгып китте...

-Борчылмагыз, акчасын җидегә түләде ул.

***

Күршеләрегез иртәнге өчкә кадәр музыка уйнатып теңкәгезгә тисәләр, иртәнге дүрттә аларга чылтыратып сезгә бик ошаганлыгын сөйләп бирегез.

***

Официант клиент янына поднос күтәреп килә:

-Кофе, чәй?

-Кофе.

-Белә алмадыгыз - чәй...

***

Хатын иренә:

-Кадерлем, чүпне генә түгеп кер әле!

-Яңа гына утырган идем.

Хатыны үкенү хисе белән:

-Ни эшләгән идең соң?

-Ятып торган идем...

***

-Ничек син һәрвакыт елмаеп-көлеп йөрисең?

-Ә нәрсәгә борчылырга? Бүген менә бөтенесе дә начар. Ә иртәгә әле ул тагын да начаррак булачак. Бүгенге көнем иртәгегедән начар булмаганда рәхәтләнеп сөенеп йөрим.

***

-Гөргери, җитте сиңа мәчене азапларга, скрипкада уйна әнә!

-Ә мин скрипкада уйныйм да.

-Алайса, скрипканы азаплавыңны ташла да, ашарга кил!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев