Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кош оя типмәс көнне эш башласаң нәрсә була?

Кайбер нәрсәләргә ырым-шырым дип кенә карасак та, тормыш башканы күрсәтә.

Керәшеннәрдә “Кош оя типмәс көн” дигән сүз бар. Благовещение көне кайсы көнгә туры килә шул көнне бернинди дә эш башларга ярамый.  Мәсәлән, бу көн ялга туры килеп, бәрәңге утыртасы булса да, бу көннән алда берничә орлыклык бәрәңгене җиргә күмеп, эшне башлап куялар.

Авылда агроном Хәниф абый, бер азык чабучы эшчене эшкә чыгарга чакыра икән. Ә тракторчы Иван керәшен кешесе була.

Иван:

 – Бүген бит благовещение –  “Кош оя типмәс көн”, әйдәгез, иртәгә генә башлыйбыз печән чабуны, бүген тракторымны карыйм, майлыйм-җайлыйм.

Агроном:

– Нинди ырымнарга ышанып ятасың син! Кабыз, әйдә тракторыңны, чык, печәнгә!

Тракторчы кырга барып, эшкә тотынган гына, карданы очып чыккан. Тракторын көчкә сөйрәтеп ремонлау паркына кайтарганнар. Шушы көннән башлап, нинди генә эшкә тотынырга булса да, агроном Хәниф абыебызның беренче соравы “ Кош оя типмәс көн” түгелме бүген булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев