Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кодалар җыры

Питрәч керәшеннәренең мәҗелес вакытында кара-каршы җырлана торган җырларда ике як кодаларның бер-берсен зурлау, туганлашу, яхшы теләкләре чагыла.

Хуҗалар:

1.Чыдау, да, ла, чыдау, ай, лар, дугалар,

Ай, килеп җиттеләр безгәй, әле, кодалар. (2)

Ипей-тозлар белән, дәй, карышы, лар, алыу —

Әй, борынгылардан калган, әле, җолалар. (2)

Кункалар:

2.Ай, лар, илдек без, илдек без,

Әй, Агиделләрне кичеп, әле, килдек без. (2)

Агиделләрне кичеп, тәй, суларын эчеп,

Ай, бер күрешер, лә, өчен, әле, килдек без. (2)

 

3.Бейеккәй тауларның, ай, лар, башына

Әй, ак җәймәләр кырдым, әле, ау итеп. (2)

Бу да җырларыбызны безләр җырлыек,

Әй, ашаган-эчкәннәрне тау итеп. (2)

 

4.Шыбыр лар шыбыр, лай, җангырлар яуа,

Ай, йөгерейеккәй каен, әле, астына. (2)

Ашадык-эчтек тә хүрмәтләр күрдек,

Әй, башырыеккай аяк, әле, астыңа. (2)

 

5.Сезнең ди түрләрдән узган, әй, чакта,

Әй, якты яна, ла, сезнең, әлей, утыгыз. (2)

Ашадык-эчтек, тәй, хүрмәтләр күрдек,

Әй, бай-дәүләтле, дәй, булсын, әле җортыгыз. (2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев