Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кием, бизәнү әйберләре атамалары кергән борынгы җырулар

Керәшеннәрнең үзенә генә хас йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре һәм җырулары бар.

Эзәй буйларыннан эз киткән,
Ак калпакай кигән кыз киткән.
Ак калпакайы сызмалы,
Без Якты Күл кызлары.

Ак калпагың кисәнә,
Чугын артка чөй сәнә.
Эчеңдәге җаның ничек,
Безне шулай күрсәнә.

Сүрәкәләр чиктем киргесез,
Киреп чиккәннәргә биргесез.
Сайлап җәрне мин сөймәдем,
Сайлап сөйгәннәргә биргесез.

Сүрәкәләр чиктем бизәкләп,
Дүрт ти почмакайын пичәтләп.
Әйтәсе сүземне әйтми калдым,
Алдагы көнемне исәпләп.


Түгәрәк җаулык тектем мин,
Түгәрәк күзем түнтәреп.
Син икәнен белгән булсам,
Карарыйм күземне күтәреп.


Имәннәр сайгак имерек,
Җүкәләр сайгак җимерек.
Атлар җигеп, бөркәнчек салып,
Кыз алырга килдек җилдереп.



Кәситә ди бауларың көмеш буса,
Саласың да килмәс муйныңнан.
Сөйгән дә җәрләрең матур булса,
Чыгарасың килмәс куйныңнан.


Базарларга барып тәңкә алдым,
Кәситәгә түгел, түшлеккә.
Кызыгыз өчен борчылмагыз,
Кызыгызны тотарбыз кешлектә.



Муйнымдагы мун'җакамның
Җиде бөтөн икән тәңкәсе.
Кызыбызны сезгә бирәбез,
Инде син булырсың аның әнкәсе


Сырга ди бауларың билдәндер,
Киемчеләр печеп лә биргәндер.
Бу кашларың белән бу күзеңне
Бер ходаем сиңа биргәндер.

Кырмаҗиннар алдым җиләнгә,
Көмеш инә кирәк җөйләргә.
Җакшы әдәмнәр килгән тыңнарга,
Габрат (гыйбрәт) җыру кирәк җырларга.


Алгапысы айлы-айлы,
Сөйләгән сүзе җайлы.

Ишәле урамын йөри-йөри,
Чуклы чәригеме туздырдым.
Чуклы чәригеме туздырмадым,
Йәшлек дәвереме уздырдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев