Кичү буйлары
Балык Бистәсе районы Шомырбаш авылында яшәүче карендәшләребезнең җыруы. Сезгә бу җыр танышмы?
Кичү буйларыннан безләр җөрибез,
Ай, вак кынайлар да чыбык әле сындырып.
Ваккынайлар чыбык, чыбык тал чыбык,
Ай, безләр көттек лә сезне әле талчыгып.
Сары атлар гына җиктем сатуга,
Ай, сары майлар да ла эчтем катуга.
Бик күп адәмнәрнең лә исе китә,
Ай, сезнең белән лә безнең татуга.
Кичүнең дә буйлары ла күк томан,
Ай, Кичү дә буйларында ла күп тормам.
Томан күтәрелми лә көн ачылмый,
Ай, бер җырламый җөрәк лә басылмый.
Балык Бистәсе районы Шомырбаш авылында Ф.Даниловтан язып алынган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев