Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшеннәрдә аш-су җырулары: "Тәмле булсын бәлешем"

Бәлеш ачу башланыр алдыннан китап укучы билгеләнә. Бәлеш ачучы парлар исемлеге языла

Бәлеш ачучы парлар бәлеш ачканда зур тамаша ясыйлар: киенеп-ясанып, ягынып эскәмиягә менеп басалар. Кызык итеп, ир кеше әтәч булып кычкырып, хатынын чакыра, ә хатыны, тавык булып кытаклап, эскәмиягә "әтәч" янына менеп баса. "Әтәч" бик зәһәр икән. "Әтәч"не(тавык) ашатмаганнар, тавык (әтәч) бройлер икән дип, кунаклар шаярталар.
Китап укучы күзлек кия, китап ала һәм баштүбән куеп укый: 
Бәлеш ясаучы кешеләр
Алданрак килгәннәр,
Киңәш-табыш иткәннәр.
Ирләр чыгып киткәннәр,
Утын кисеп керткәннәр.
Хатын-кызлар камыр басып,
 Бәлеш тышы бөккәннәр.
Китапның битләрен актара-актара сөйли:
Китап битен ачабыз, 
Бармак белән басабыз.
Бәлеш ясаучыларны 
Хәзер эзләп табабыз.
Карурман уртасында
Атып алдым чал куян.
Бәлеш ясаучыларга
Хезмәт хакын мин куям.
Беренче бәлешне ясаган Лиза
Аңа Ләвәнтие дә бик риза.
Бәлешне Лиза белән Ләвәнти ача һәм аларга хезмәт хакы түләнә. Бәлеш ачучылар бәлешләрен үләре ашап карамыйча, бәлешне ашарга ярамый. Хезмәт хакы түләгәндә бәлешне тозлап-борычлап та бирәләр.
Китап укучы китапны актара-актара сөйли:
Бу биттә ниләр бар,
Чыпчыкта да миләр бар.
Карга сыман сайрарга
Үземдә дә көйләр бар.
Китап укучы шаян җыру җырлый, һәм дәвам итә:
Китап битен ачабыз,
Бармак белән басабыз.
Бәлеш ясаучыларны
Хәзер эзләп табабыз.

Кара урман эчләрендә
Атып алдым чал куян.
Бәлеш ясаучыларга
Хезмәт хакын мин куям.
Сарман районының Ләке авылында Зоя Михайловадан язып алынган. ("Керәшен җыру әйтә" китабыннан).

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев