Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен халык авыз иҗатыннан: “Авыл читендә, бабай йортында...”

Гражданнар сугышы чорын чагылдырган бу җыр – Актүбә авылыннан Вера Бояровадан һәм Олы Атыдан Петр Волковтан (икесе дә чын дөньяга күчте) язып алынган

Авыл читендә, бабай йортында

Ишле семьяда мин тудым.

Дәдәйләр белән, түтейләр белән

Тугыз яшьтән эшкә тотындым.

 

Бик күңелле иде дәдәйләр белән

Бергә-бергә гомер итүе.

Җәйге көннәрне таң нуры белән

Төялешеп эшкә китүе.

 

Күпкә бармады бәхетле көннәр,

Тиздән канлы сугыш башланды,

Кырык яшьтәге безнең әткәебез

Ут эченә илтеп ташланды.

 

Чыгып карадым таң чулпаннарын,

Көттем сугышларның бетәрен,

Һич тә көтмәдем әткәй мәрхүмнең

Гомерлеккә бездән китәрен.

 

Гомер күрмәгән тимер арбалар

Урамнардан узып киттеләр,

Ишек алдыннан соңгы сыерны

Тотып алып чыгып киттеләр.

 

Бер дә бер көнне  кара урманда

Ишетелде мылтык тавышы,

Олы дәдәй белән бәләкәй дәдәй

Атышалар кара-каршы.

 

“Атма, туганкай, ташла мылтыгың.

Энекәең булам мин синең”.

“Юк минем энем бүгенге көндә,

Туганыем түгел син минем”.

 

Шулай диде дә, мылтыгын төзәп,

Чакмасын тартырга кыймады.

Ул җитешкәнче, бәләкәй

Дәдәй барып,  йөрәгенә кадады.

 

 

“Елама, әнкәй, койма күз яшең,

Тора алмас инде ул мәңгегә.

Сынган каенны җылыта алмас

Синең кайнар күз яшең генә.

 

Бөгелеп төшәдер зәңгәр чәчәкләр

Кояш кызуында болында.

Каргалар белән козгыннар гына

Калды туганыем янында”.

 

Шушы хәлләрне бәләкәй дәдәй

Кайтып, елый-елый, сөйләде.

Күп тә тормады, чыгып та китте,

Кабат өйгә кайтып кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев