Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: Ай, Биби

Әлеге җырның сүзләрен Теләче районының Иске Карабаян авылында гомер итүче Мария Степановадан язып алдык.

Бу җыруны һәр як керәшеннәре  үзләренчә башкара.

 

Ай, Биби, Биби, Биби

Без килдек бит,

 Сез ди-ди.

Башкаеңа кигән эшләпәңнең

Сиксән сигез икән элгесе.

Ай, Биби, элгесе.

Килгәннәрдән бирле карап торам.

Сез икәнсез дөньяның көзгесе.

Ай, Биби, Биби, Биби

Без килдек бит,

 Сез ди-ди.

Сезнең йөзне безнең күзебез,

Күреп туймый көнозын.

Башыңдагы чәчең толым-толым.

Толымнарын үзем ай, Биби үрермен.

Әҗәтегез булса, әйтегезче,

Сезнең өчен үзем ай, Биби, түләрмен.

Ай, Биби, Биби, Биби

Без килдек бит,

 Сез ди-ди.

Сезнең йөзне безнең күзебез

Карап туймый көнозын.

Урманнарга бардым имән кистем.

Имәннәре китте ай, Биби күмергә.

Безнең шушылай тату йөрешүләр

 Җитсен иде ай, Биби гомергә.

Ай, Биби, Биби, Биби

Без килдек бит,

 Сез ди-ди.

Сезнең йөзне безнең күзебез

Карап туймый көнозын.

Янәшәдә түтәл яшел суган ,

Су да сипми үсәләр, ай, Биби ни булган.

Иртә дә көтеп, кич тә көтеп, сагындырмый

Килсәгез, ай, Биби, ни булган.

Ай, Биби, Биби, Биби

Без килдек бит,

 Сез ди-ди.

Сезнең йөзне безнең күзебез

Күреп туймый көнозын.

Ай, Биби, Биби сезне күрми без саргайдык.

Сезнең йөзне безнең күзебез

Күреп туймый көнозын.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев