Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен такмаклары

Халкыбыз җырлап-биеп яшәргә ярата.

Казның була каралары, казның була аклары.
Басмаганнарны бастыра, керәшен такмаклары.

Көз дә туңмый, кыш та туңмый, керәшеннең бәкесе.
Такмаксыз бию биеми, керәшеннең дәртлесе.

Керәшеннәр уңган халык, үстерә симәнкәсен.
Ялт-йолт килә, биегәндә, түшлегенең тәңкәсе.

Ындырдагы бакчасын, басмыйдыр билчән -улән.
Гомер буе аралаштык, керәшен халкы белән.
***
Имән микән бу сайгак,
Каен микән бу сайгак,
Имән булса нык чыдар,
Каен булса шарт сынар.

Бистәрләре, бистәрләре,
Бистәрләре чөйләрдә,
Ашап-эчеп утырабыз
Гүрнәчәдәй өйләрдә.

Ана мәче, ата мәче
Су эчәләр бәкедән,
Сине уйлап ята торгач,
Егылып төштем сәкедан.

Клубларда ут күренгәч,
Кинодыр дигән идем,
Үзе сөйгәч сөйгән идем,
Ташламас дигән идем.

Их, дускаем, сии икәнсең,
Син икәнен белмәдем,
Синең белән танышырга
Анданрак белмәдем.

Әйдә, дустым, пар булыйк,
Тектериек билле тун,
Икебезнең араларга
Кордырыек телефон.

Биек тауның башларында
Үсеп утыра мәтрушкә,
Син дә миннән артык түгел,
Аягың кәкерүшкә.

Аклы ситса күлмәкләрне
Оста тегүче тегә,
Без яр сөючеләр түгел,
Көнләштерүче генә.

Аклы ситса күлмәгеңне
Кидең дә мени әле,
Такыр басу ябалагы,
Килдең дә мени әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев