Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Казаклар Чаллысы авылында туып үскән Надежда Токранова иҗаты

Карендәшләребез арасында әнә нинди сәләтле яшьләр дә бар! Игътибарыгызга Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында туып үскән шигырьләр һәм җырлар иҗат итүче Надежда Токранова иҗатын тәкъдим итәбез

Кеше эзлим

Кеше кешене яратмый
Әллә нинди заман.
Авыр хәлләргә калганда
Ярдәм килер кайдан?!

Кеше кешене яратса
Бетәр иде хәсрәт.
Телебез дә һич авыртмас
Сөйләмәсә гайбәт.

Кеше кешене яратмый
Тәмам юләр заман.
Күпләр кеше талый-талый
Туя алмый, һаман.

Үзебезнең канны эчеп
Бетәбез эчереп.
Хайваннар да безгә карап
Китәләр төкереп.

Мескен хәлгә калган кеше
Гүя, горур атлый.
Үзен-үзе озатырга
Зур көрәген саплый.

Кеше кешене яратмый
Өмет сүнгән заман.
Ак яулыгым болгый-болгый
Кеше эзләп барам…

2019 елның феврале

***
Исә җилләр , ә без һаман
Ачы диеп тиргибез.
Ачы җил дә назлый белә,
Аңларга теләмибез.

Җил белән без сүз куештык
Дуслар булып яшәргә
Ачысын да төчесен дә
Зарланмыйча үтәргә

Җил белән дус кына түгел
Уртак яклар күп микән?
Ул да мин, мин дә аны
Сүзсез аңлыйбыз икән…

***
Ышанасым килә ,чынлап ,
Гади итеп , чын күңелдән .
Искән җилләр дә пышылдый:
«Ышан әйдә,чын күңелдән!»

Я, әйтегез йөрәгемә,
Кузгатыгыз кар-бозларын,
Ышанырга өйрәтегез,
Тибрәндереп вак кылларын.

Сынаулардан арыган җан
Югаласы килә кайчак.
Эзләрләрме, кемгә кирәк
Я, кайсыгыз Мина терәк?!

Тапталды күп ышанычым
Үксеп елады тын гына.
Сорамагыз, сынамагыз,
Түзәм әле җайлап кына.

Ышанычым яңа таңнар
Шатлык алып килер алар.
Өр-яңадан башлыйм әле,
Сала торам яңа юллар .

27.07.21

***
Ява карлар
Карлар ява ап-ак карлар
Йөрәгемне аңлый микән?
Шул карлардай бөтерелеп
Кар бөртеге булыйм микән?

Гизәр идем иңләп-буйлап,
Җир шарының почмакларын.
Күрер идем, белер идем
Башкаларда ниләр барын.

Сиздермичә кунар идем
Бер гашыйкның битләренә.
Сеңәр идем сиздермичә
Үтеп йөрәк түрләренә.

Эрер идем назын тоеп
Шул йөрәкнең утларында.
Тынычлыкка төрер идем
Ярсуланган чакларында.

Син дә мине юат әле
Кар бөртеге булмаганда…

4.01.21

***
Аклана өмет
Түзә белгәндә.
Тешеңне кысып
Дөнья көткәндә.

Ашыкма берүк
Килгәндә сынау .
Ходайның аның
Юллары урау.

Бүген булмаса ,
Килә иртәгә .
Юкка салынмый
Сынау жилкәгә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев