Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшебез Валентина Атукова әнисенә шигырь багышлаган

Мамадыш районында яшәүче карендәшебез Валентина Атукова әнисенә шигырь багышлый.

Әни гөле


Тәрәз төбемне тутырып,
Үсте, әни, гөлләрең.
Тамчы гөлең чәчәк атты,
Гүя синең күзләрең.


Әдрәсем дип, атый идең
Иң матур бер гөлеңне.
Гөлләр,чәчәкләр үстереп,
Үткәрдең син көнеңне.


"Бусы - кызыл яраным", - дип,
Үстердең күп яраннар.
Әни гөлләре бик матур,
Бар да чәчәк атканнар.


Үзең киттең... Матур гөлдәй
Булдың син безнең өчен.
Авырлыкка бирешмичә,
Куйдың син бөтен көчең.


Сине сагынып юксыналар,
Әни, матур гөлләрең.
Гөлләр белән бергә, сагынып
Үтә хәзер көннәрем.


Матур гөлем син идең ул,
Син идең ул, әнием,
Шиңде,сулды әни гөле,
Юк шул инде әнием.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев