Карендәшебез Людмила Барсукова шигыре
Людмила Барсукова Кадер авылы китапханәсе тарафыннан үткәрелгән шигырь, әдәби – музыкаль кичәләрдә актив катнашып, үз иҗатын авылдашларына җиткереп тора
Людмила Барсукова Кадер авылы китапханәсе тарафыннан үткәрелгән шигырь, әдәби – музыкаль кичәләрдә актив катнашып, үз иҗатын авылдашларына җиткереп тора. Авылдашлары да үз чиратында аның шигырьләрен җылы кабул итәләр. Людмила Барсукова республика, районара бәйгеләрендә актив катнашып призлы урыннар яулый.
Аның иҗатын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Соңгы гозер
Биш миллион, җиде миллион!
Күпме тора кеше гомере?
Ул бит әле Бала, Ир, Ата...
Анда иде алар өмете!
Ник алдыгыз аның газизен,
Аяусыз һәм канлы сугышка!
Ник салдыгыз ана йөрәген,
Мәңге бетмәс ачы сагышка!
Биш миллион, җиде миллион!
Күпме тора кеше гомере?
Миллиардлар бирсәгез дә,
Кирәге юк, кирәк бары газизе!
Биш миллион, җиде миллион!
Күпме тора кеше гомере?
Тыныч булсын иде дөньялар!
Кешелекнең соңгы гозере!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев