Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшебез Василий Ивановтан юмористик шигырьләр

Василий Иванов Марий Эл республикасының кече Носла авылында яши. Безне үзе иҗат иткән матур шигырьләре белән сөендереп тора.

Борын сызгырмый

Элегерәк мине оста куллы,
Бик кирәкле кеше диделәр.
Әллә ниләр алай кылмасам да,
Ярар дидем, әйткәч әйтсеннәр.

Булды инде, бераз ясаштырдым,
Тормыш итәр өчен кирәк яраклар.
Кибетләрдә алар кыйммәт иде,
Үземнеке үземә дим, ярар.

Шул чакларда хатын әйтә иде,
Улыңны ал, бер дә калдырма.
Ярар әле шунда бер нәрсәгә,
Һич булмаса матап торырга.

Алдым инде, карап торды улым,
Кадак бирде, чүкеч китерде.
Эш булмаса борынын сызгыртып,
Эшләвемне карап утырды.

Янда йөреп үсеп җитте малай,
Буе хәзер биек миннән дә.
Эшне инде үзе башлап эшли,
Оста куллы диләр аны да.

Хатын тагын мине кыдырата,
Чык янына булыш улыңа.
Әз булса да файдаң тиеп куяр,
Шул тирәдә мактап йөрсәң дә.

Шулай дигәч чыкмый калмыйм инде,
Кадак бирәм, чүкеч китерәм.
Ничек болай оста эшли димен,
Каян белгән? Ничек өйрәнгән?

Кулын төеп эшкә өйрәтмәдем,
Компьютердан күреп эшлиме?
Миңа карап борын сызгыртканда,
Эш әмәле сеңеп калганмы?

Компьютерда әйбәт эшли бит ул,
Ә андый эш миннән һич булмый.
Өйрәнергә күпме тырышсам да,
Өйрәнә алмыйм, борын сызгырмый.

Әни коймагы

Салкын кышның, салкын иртәсе,
Уянсаң да килми торасы.
Салам түшәк мамык юрганы,
Без малайлар шунда йокласы.

Беркөн шулай юрган астына,
Тәмле исләр керә башлады.
Шушы искә юрган астыннан,
Чыгарабыз инде башларны.

Кече якта, чаршау артында,
Коймак пешә икән табада.
Җылы нурлар уйный бүлмәдә,
Алсуланган әни бите дә.

Агач күәшнәдә измәсе,
Кашык белән сала табага.
Шуннан чыккан сихри, тәмле ис,
Тартып тора безне табынга.

Әле әни безне чакырмый,
Чакырмыйча бару ярамый.
Ә эчләрдә нидер чырылдый,
Аш казанын тарта, боргалый.

Әни хаман сала измәсен,
Чыжылдатып майлый табасын.
Шул арада изге теләк тели,
Мәчегә суза коймак яртысын.

Мәче дә бит нинди түземсез,
Әйләндерә эссе коймагын.
Авызына каба алмагач,
Болгап тора тагын койрыгын.

Һәм ниһаять көткән татлы сүз:
«Торыгыз да, битләр юыгыз».
Очып чыгып юрган астыннан,
Өстәл арасына кунабыз.

Ә өстәлдә сары самавыр,
Шаулап бөрки кайнар парларын.
Әни инде сөтләп чәй ясый,
Майлап куя тагын коймагын.

Самавырның ачып капкачын,
Алып куя пешкән күкәен.
Без беләбез берәр тиясен,
Ә әтигә икәү икәнен.

Әниемә күкәй тигәнме?
Ашарына коймак калганмы?
Ул яклары никтер караңгы,
Хәтерлимен үзем туйганны.
Вакыт — вакыт коймак пешкәнне.

Хәтерлимен әни коймагын,
Аның шундый тәмле булганын.
Үзе ашаганын күрмәдем,
Бик ваемсыз бала булганмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев