Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иван Алексеев : “Үзем үскән бишегем –шигърият, тормыш үзе – бер поэзия”

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында яшәүче күп шигырьләр авторы Иван Алексеев иҗаты белән танышуны дәвам итеп

Солдат улыма

 

Улым, сиңа шигырь язам,

Йөрәгемнең биреп җылысын.

Теләкләрнең изгеләрен теләп,

Хисләремнең җыеп олысын.

Таң атканда сайрый былбыллар,

Канатларын җәеп кагынгач.

Шушы шигыремне укырсың да

Уйланырсың өзелеп сагынгач.

Сиңа юллыйм күңелем чишмәсеннән

Кайнап чыккан шигырь юлларын.

Ишетерсең, бәлкем, таң атканда

Минем хакта булса уйларың.

Шигыремне алып таң җилләре

Синең янга тизрәк очсыннар,

Изге теләгемне җиткереп,

Минем өчен сине кочсыннар.

Назлап кына искән йомшак җилләр

Йөзләрңә сөеп тиярләр.

Уйларыңны бүлеп әкрен генә:

“Әтиеңнән сәлам”, – диярләр.

 

Бәйрәм теләкләре

 

Котлыйм әле сезне бәйрәм белән

Теләкләрем ташып торганда

Күңелем җырлый минем сөенүдән

Нурлы йөзләр балкып торганда.

Ярсу йөрәк тулы сәламнәрне

Юллыйм сезгә шигъри юлларда

Күңелемдәге изге теләкләрем

Терәк булсын алгы көннәрдә.

Якты кояш сезгә маяк булсын,

Нурын сипсен төнлә йолдызлар!

Юлыгызда гөлчәчәкләр үссен,

Сайрап торсын сезгә былбыллар.

 

Менделеев каласы

 

Туган җирем,гүзәл җирем –

Менделеев каласы.

Сиңа атап бер җыр яздым,

Килә мактап аласы.

Яши монда тырыш халык,

Чибәр һәм уңган кызлар,

Сугышларны җиңеп кайткан

Лачындай батыр уллар.

Күпме еллар гөрләп эшли

Химия заводларың.

Чит илләргә дә танытты

Сыйфатлы товарларың.

Җәй көнендә гүзәл калам

Гөлчәчәккә күмелә.

Синдә яшәлгән һәр көн

Шундый якын күңелгә.

Туган җирем, гүзәл җирем –

Менделеев каласы.

Тырышып эшләп гомер буе

Килә синдә каласы.

Әй, Менделеев – туган җирем,

Син безгә бик кадерле.

һәрчак шулай гөрләп яшә,

Акла безнең өметне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев