Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Югалып калмаска кирәк! (хикәя)

Әлмәт районының Кәләй авылында туып-үскән язучы Зинаида Захарованың балалар өчен басылган «Маҗаралы хәлләр» китабыннан хикәя.

Җәйге каникул сизелми дә үтеп китте. Без икенче сыйныф укучылары булдык. Укытучыбыз Фәридә апаны бик яратабыз, әниебез кебек якын ул безгә. Дәресләргә тырышып әзерләнеп йөрибез. Минем үскәч космонавт буласым килә, шуңа да миңа начар укырга ярамый. Хыялымны белгәч, әти, елмаеп:

— Гагарин да, башка космонавтлар да гел бишлегә генә укыганнар, тырыш бул,— диде. 

Тырышмаган кая инде, бигрәк тә физкультура дәресләрендә үземне күрсәтәм. Йөгерү, ераклыкка, биеклеккә сикерү — минем стихия. Малайларның берсенең дә миңа җитә алганнары юк әле. Беренче чирек тә артта калды. Билгеләр рус теленнән генә дүртле, калган фәннәрдән — бишле. Космонавт булу теләгемне сабакташларым Марат, Ленар, Камил дә белә. Миңа көнләшеп тә карый кебек алар.

— Илшат, әйт әле, нинди китаплар укыйсың, нинди тапшырулар карыйсың? — дип аптыратып бетерделәр. 
— Китап кына укымыйм, космонавтлар белән дә хат алышам мин,— дип, малайларның ушларын алдым әле. Ышандылар, ышанмый карасыннар!

— Күрсәт әле хатларын,— дип йөдәтте күрше Марат.
— Вакыты җиткәч күрсәтермен,— дидем, исем китми генә. 
Андый вакытта югалып калмаска кирәк. 
— Көзге каникулга Мәскәүгә чакыралар,— дигәч, Марат телсез үк калды кебек.
Ниһаять, тотлыга-тотлыга:
— Бар, Илшат! Һич-шик-сез бар! Ми-н-не чак-кырсалар, барыр идем,— диде ул. 

Каникулга күрше авылга ерак әбиләргә китеп бардым. Малайлар өчен мин Мәскәүдә идем. Ярый әле, кызыксынып, әти-әнидән сораштырып йөрмәгәннәр. 

Каникул бик тиз үтеп китте. Малайлар мине дүрт күз белән көткәннәр. Тәнәфестә гел янымда. Нинди генә сораулар яудырмыйлар!
Андый вакытта югалып калмаска кирәк. 

— Үсеп кайткансың, сиңа Мәскәү килешкән,— диде Марат, борынын тарткалап.— Сөйлә инде: ниләр күрдең, ниләр эшләдең? — дип аптыратып бетерде.
— Ашыктырмагыз, барын да сөйләрмен. Гагарин исемендәге космонавтлар әзерли торган үзәктә булдым. Чын космонавтларны шунда әзерлиләр,— дидем, эре генә итеп. 
— Космоска алып менмәделәрме? — дип сорады отличник Камил. Аның күзләре яна иде. Сизәм: космонавт буласы килә. 
— Зур, түгәрәк, калын пыяла капсула эченә кертеп утырттылар,— дидем җитди генә. — Костюмың нинди иде? — дип кызыксынды малайлар. 
— Космонавт скафандры киерттеләр. Махсус миңа теккәннәр,— дигәч, Марат егылып ук китә язды. 
— Космодромда, Байконурда булдыңмы соң? — дип кызыксынды Ленар. 

Мин ни әйтергә дә белми торганда, ярый әле Камил ярдәмгә килде: — Ул бит Казахстанга бармады, Мәскәүдә булды! — диде.
— Әйе, Камил дөрес әйтә. Кышкы каникулда Байконурга китәм,— дидем, тыныч булырга тырышып. 
— Шуннан-шуннан? Сөйлә инде, нинди капсула ул? — ди Ленар. 
— Капсула эчендә ике генә кнопка бар. Берсе старт өчен. Икенчесе — финиш. Колакларга наушниклар кидертеп куйдылар. Аларның приказын тыңлыйм. Старт кнопкасына кагылу белән очып киттем. Тирә-як караңгы, берни күренми. Күпмедер очкач, каршыга бик күп йолдызлар балкып чыкты. Якын гына кебек алар. 
— Ә Ай, Ай кайда иде? — дип кызыксынды малайлар. 
— Ай да шунда иде,— дидем, сөйләгәннәргә үзем дә ышана башлап. 
— Ай-һай, искиткеч! Авырлыгыңны югалтмадыңмы? — дип сорап куйды Ленар.
— Әйе, югалттым. Авырлык югалту хәлен кичердем! Андый вакытта югалып калмаска кирәк. Сокландырып, ышандырып сөйләдем. 
— Экспериментларыңны кайткач та туктатма, дип киңәш биреп җибәрделәр,— дидем. 

Беренче эксперимент иртәгә узачак. Марат белән "аэродром«нан парашютта сикерергә сөйләштек. Барып чыкса, ял көнне, шәһәргә барып, берәр биек йортның тугызынчы катыннан сикерү хыялы белән янам. 

«Аэродром» дигәне дә бик биек, безнең сарай башында. Әти аны печән саклау өчен төзегән иде.

«Аэродром» түбәсенә менү искиткеч авыр булып чыкты. Ничек кенә этләнсәк тә, мендек бит. Ни кызганыч, әти кайтып төште. 

— Малай актыгы, нигә анда мендең?! Егылып төшәсең бит! Сөякләреңне дә җыя алмассың! — дип кычкырды. 
— Безнең бит парашютлар бар! — дип, кулчатырларны ачып җибәрдек. 
— Ул ярдәм итми. Сикермәгез! Хәзер үзем төшерәм! — диде әти, ачуланып. 
Менә шулай, әлегә эксперимент тормышка ашмады. Мәскәү, Космонавтлар үзәге турындагы маҗараларның да сере ачылды. Марат, бик кәефсезләнеп: 
— Ә мин ышанган идем,— диде. 
Бик оят булды миңа. Җир ярылса, кереп тә киткән булыр идем! «Алдашырга ярамый» дип гел әйтә иде әнкәй. Сүзен тыңламаганга аны да кызганып куйдым. Шулай да, бөтен тапкырлыгымны җыеп:
— Борчылма, тиздән чын космонавт булырмын. Менә шунда сөйләшербез,— дидем. 

Андый вакытта югалып калмаска кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев