Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иске Гришкин авылында булган мәзәк хәл

Туган якны өйрәнүче педагог Иосиф Камашевның "Шәп көтүчеләр" дигән мәзәге

Авыл советы рәисе булып эшләгән чак. Күрше удмурт авылыннан урман каравылчысы килеп төште. Бу миңа: “Авыл көтүегез яңа утырткан посадкага кергән, таптап бетергәннәр. Разберитесь, понимаешь”, – дип китеп барды. Шулай да иртәгә иртән шул посадкада очрашырга булдык.

Кич белән көтү кайткач, көтүчеләрне күрдем. Ул вакытта авыл көтүен договор буенча алып көтәләр иде (хәзерге кебек өй чираты белән түгел). Мин әйтәм боларга: “Нигә көтүегезне күрше авылның яңа утырткан посадкасына керттегез. Урман каравылчысы килде, штраф түләтәм дип кайтарды. Иртәгә иртән шул посадкада безне көтеп торачак дим”. “Ярый, бер дә борчылма, иртәгә иртән безнең янга көтүлеккә кил, ул да килсен”,­ диләр, исләре китмичә.

Икенче көнне иртән ат җигеп, киттем мин шул көтүлеккә. Барсам, теге урман каравылчысы шул посадка буенда, авыл көтүе дә ашап йөри, тик көтүчеләр генә юк. Бетте баш, мин әйтәм, бар икән күрәселәр. Шулай урман каравылчысы белән бер-беребезгә эндәшми карап торабыз. Берзаман таллыклар арасыннан башына бүрек колагын алга каратып төшергән, бер җиңле пиджак кигән, кулына күсәк тоткан, телсезләрчә сөйләнеп, үгез кебек мөгерәп озын гәүдәле Микулай килә. Икенчесе, Яшкә, ике сүзнең берсендә немец сүзе катыштырып нидер мыгырдана.

Каравылчы сораулар бирә, ачулана башлады. Тегеләр тагын да ныграк кызалар. Микулай миңа да, каравылчыга да күсәге белән кизәнә, болгана. Яшкә гел һавага таба күрсәтеп, үзенчә сөйләнә.

Каравылчы торды, торды да әйтә:”Шушымы сезнең көтүчеләр, каян боларны таптыгыз, дураки чтоли?”­ ди. Мин әйтәм:”Башка кеше юк, менә аларны ялладык инде”­дим. Шуннан бу кулын селтәп китеп барды. Менә аннан соң көләбез өчәүләп. Шулай котылдык каравылчыдан.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев