Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иске чынаяак ярдәмендә сагышлардан котылып була

Ничек итеп, дисезме, халыкта бик кызыклы сынамышлар бар, ышанасызмы, сынап карагыз.

Акчаны идәнгә ташламагыз. Мондый мөнәсәбәт өчен алар “ачуланачак”.
Кемдер җыйган акчасын базда, тузанлы шкафларда саклый. Юкка! Акча чиста һәм матур урында сакланырга тиеш.
Кошелекта “бәхетле” купюраны еллар буе саклыйсызмы? Сакламагаз! Акчалар алышынып торырга тиеш.
Хезмәт хакы алган көнне аларны туздырмаска тырышыгыз. Алар бер төн булса да сезнең белән кунарга тиеш.
Кешедән ниндидер савытта күчтәнәч алган булсагыз, савытын кайтарганда үзегез дә нидер салып бирегез.
Чәйне, кофены чынаякны тутырып ясагыз. Байлыгыгыз, бәхетегез тулы булыр.
Әгәр сезне күңелсезлекләр, уңышсызлыклар еш сагалый башлады икән, өйдә сез кайчандыр кулланган иске чынаягыгызны яисә кружкагызны табыгыз.
Аны өегездән ераккарак алып чыгыгыз һәм барлык көчегезгә җиргә бәреп ватыгыз һәм болай диегез: “Чынаяк ватылды, уңышсызлыклар да миннән китте, бу ватыклар беркайчан да бергә җыелмаячак, миңа да күңелсезлекләр килмәячәк”.
Акчага ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Кесәгезгә килеп кергән аз гына суммаларга да шатланырга өйрәнергә кирәк. Бу вакытта алар арта башларга тиеш.
Беркайчан да башкаларга акча юклыкка зарланмагыз.
Акча артсын өчен аларны санап торыгыз, санаган акчаларыгызның күбәюен күз алдына китерегез. Булган акчаларыгызны матур шкатулкада саклагыз.
Өйдә акча гөле утыртып, аны яхшылап карагыз.
Өегездә алтынсыман тимер акчалар салынган матур савыт торсын.
Кошелекның кызыл төстә булуы акча җәлеп итә икән.
Керемнәрегез турында артык сөйләнеп бармагыз.
Килгән акчаларны яхшы кәеф белән кабул итегез һәм Җиһанга рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Бурычка акча алырга тырышмагыз. Бурычка алып яшәү, кредитларга керүдән читләшегез.
Бай кешеләр турында негатив фикерләрегезне онытыгыз. Барысы да намуссыз юл беләән баемаган. Кемнәргәдер байлыкка таба юлда күп эшләргә һәм көч түгәргә, тырышырга туры килгән.
Шуны онтымагыз: күңелдә юмартлык һәм ихласлык белән бирелгән акчалар яисә башка ярдәм ул кешегә һәрвакыт күпкә артып кире кайта. Шуңа баеп китсәгез, хәйрия белән шөгыльләнергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев