Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ишарә

Чир дисәң, чир түгел, студент елларымда Наил исемле бер сабакташымның торымнан торымга сул күзен кыскалап ала торган гадәте бар иде. Берәр чирдәнме, балачакта берәр нәрсәдән куркып калганмы, шул гадәтеннән тәки арына алмады ул. Безнең студент елларыбыз бөтен нәрсәгә кытлык кичергән чорга туры килде. Май дисәң май, колбаса дисәң - колбаса...

Баксаң, сәбәбе бик гади икән. Товар сораганда, сатучы кызлар моның серле итеп күз кысканын күрәләр икән дә, ишарәне аңлап, колбасаны үлчәп тә бирәләр икән. Шунысы гына уңайсыз: ялан-ялан бер сатучыга барып булмый, я кибетне, я сатучыны алмаштырырга туры килә, ди Наил.

Бер чакны Яңа елны каршыларга каядыр китте ул. Яхшы каршылаганнардыр, икенче көнне кичкә табан гына кайтты бу. Битенә битлек (маска) кигән, ыржаеп көлеп торган клоун битлеге. Сал инде, дигәч тә салмыйча, ике-өч көн шулай йөрде, яңа ел бит әле, янәсе. Салгач, шаклар каттык: ике күз төбе дә зәп-зәңгәр булып күгәреп чыккан. Күзләренә кан төшкән - котырган үгез күземени... Төнге хулиганнарга туры килгәндер, дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Яңа ел компаниясендә утырганда (хәзергечә - корпоратив була инде), бер әзмәвердәй ир: "минем хатынга күз кысып утырдың" дип, чакырып чыгарып, дөмбәсләп ташлаган. Төнге уникедән кичкә хәтле вакытын кайда үткәргәндер, кич җиткәч, әнә шулай, маска киеп безнең янга кайткан икән. Ике күзе бергә йомыла торган булса, ичмаса, мондый кыеннарны күрмәс иде, бигрәк бәхетсез шул, дип, Наилебезне бик жәлләдек.

Яңа ел такмаклары

Сездә бүген Яңа ел,

Бездә бүген Яңа ел.

Шәраб сибеп сүндермәсәң,

Янган йөрәк яна гел.

Әйттереп калыйк әле,

Типтереп калыйк әле,

Дөнья мәшәкатьләренә

Төкереп карыйк әле.

Җырлап җибәр тартынма,

Сал шампаннар бокалга.

Яңа еллар узып киткәч,

Без килербез акылга.

Кыш бабай килгән тагы,

Гармунның сызган чагы.

Уртага чык, биеп җибәр,

Каннарның кызган чагы.

Сый-хөрмәтнең күп чагы,

Кайгыларның юк чагы.

Кыш бабай кызлар

кочаклый,

Нәрсә әйтер карчыгы.

Җырлыйм әле, биим әле,

Гармунчылар арганчы.

Яңа елларда Кар кызын

Гашыйк итеп булмасмы.

Бездә бүген Яңа ел,

Көн дә булмый Яңа ел.

Сездә, бездә генә түгел,

Илдә бүген Яңа ел.

Бүләк

Мин нәкъ шуны теләдем,

Кабул булды теләгем.

Быел Яңа ел китерде

Безгә иң зур бүләген.

Онык туды, мондый бала

Башка беркемдә юктыр.

Тугач та елап җибәргән,

Бабасын сагыныптыр.

Яңа ел!

Оныгым туды!

Шатлыгым сыймый эчкә.

Урамга чыгып кычкырмый

Тыелып торам көчкә.

Туганнарга шалтыратам,

Сөйлим дус-ишләргә дә.

Атлап түгел, очып йөрим,

Белмимен нишләргә дә.

Без үзгәрталмаган илне

Болар үзгәртер инде.

Туды гына, юкса, бабай

Итте дә куйды мине.

Бар дөнья шатлана сыман,

Башкаем күккә тиде.

Бер уйласаң минем онык

Башкаларга кем инде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев