Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Яралы, сагышлы бәхет (хикәя)

Язмышыңа язылса...

1946 елның октябрендә гаиләдәге алтынчы бала булып, түм-түгәрәк, кара тутлы сабый дөньяга аваз сала. Әти-әнисе аңа Роза дип исем кушалар. Бәләкәй вакытта дәдәй-туталары кулдан-кулга күчереп йөртеп, еларга да ирек бирмичә үстерәләр Розаны. Әнисе Настя түти көн буе эштә — басуда. Җәйгелектә туталары аны бала арбасына утыртып, басудагы әниләре янына имезергә йөртәләр, ә өйдә чакта бәләкәй кызның авызына әбисе имезлек сала. Розага өч яшь булганда, аңа сеңел алып кайталар. 

Авылның икенче башында, Настя түти туган нигездә, үз гаиләсе белән, бертуган дәдәсе яши. Аларның төпчек кызлары Венера белән Роза үзара бик килешәләр, бер-берсенә кунакка барганда тату гына уйныйлар.

Сугыш чорында өлкәннәргә ишле гаилә тормышын алып бару, балаларны аякка бастыру җинел булмый. «Ат аунаган җирдә, эз кала», дигән борынгылар, Розаның әтисе дә сугыштан бик нык яраланып кайта. Озак яшәми, җиде баласын ятим итеп, ә хатынын тол калдырып, мәңгелеккә күчә. Аннан икенче дәдәсе нык чирләп китә. Настя түти кайгыга бирешә. Тугыз яшьлек Роза үз якыннарына ярдәм итә алмавына бик борчыла. Шул вакытта ук шәфкать туташы булырга хыяллана башлый. Укытучылары белән дан тоткан мәктәптә яхшы билгеләргә укый. Югары классларда укыганда алар мәктәбенә 20-25 чакрым ераклыктагы авылдан укучылар килә. Битендәге «мәхәббәт» чокырын балкытып класска килеп кергән Александрның күзләре бер мизгелдә оялчан Розаның күзләре белән очраша hәм тирә-юньгә очкын сибелгәндәй була. Тора-бара, ике арада мәхәббәт җепләре сузыла. 

Мәктәп еллары артта кала. Тормыш шартлары авыр булса да, Роза Казан шәhәрендәге медицина училищесына юл ала. Акча юклык, җитмәүчелек, яшәү урынындагы кыенлыклар — боларның берсенә дә брешми, үз хыялын тормышка ашырып укый һәм диплом ала. Розаны, юллама буенча, үз районнарындагы иң зур авыл дәваханәсенә эшкә җибәрәләр. Ул тулай торакка урнаша. Җитәкчеләр Розаның тырышлыгын күреп, озакламый аны өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр.

Студент елларында кыз белән Александр еш очраша алмыйлар. Аннан егет армиягә алына. Егетне озатканда, аның хезмәт срогын тутырып кайтканын көтәргә вәгъдә бирә кыз. Ике арада мәхәббәт хатлары йөри тора. Яңа килгән хатны Роза укып чыга да, мендәре астына тыгып куя. Арага өченче кеше керәсен белсә, ераграк яшерер иде дә бит...

Бу авылда Казан шәhәрендәге бер оешманың тегү филиалы ача. Аңа авылның чибәр егете, оста гармунчы Харис җитәкчелек итә. Бервакыт ул тулай торакка килә һәм Розаны күреп, аны ошата. Көннән-көн кызга ныграк тартыла. Бүлмәсенә кереп, мендәр астындагы хатны алып укырга да батырчылык итә Харис. Һәр сүзе ярату, сагыну хисләре белән сугарылган хатлар... Солдаттагы егет үзе язган һәр хатны сөйгән Розасы белән очрашу мизгелләрен айлап түгел, ә көнләп-сәгатьләп исәпләп чыгарып тәмамлый.

Шулай беркөнне, авылның урта яшьтәге бер хатыны ашыгып тулай торакка килеп керә. Розаның бер авыру кешегә ярдәм итүен сорый. Кыз тиз генә кирәк-ярагын сумкасына сала да, авыру янына ашыга. Тиешле урынга килеп җиткәч, ул үзенең "капкын«га эләккәнен аңлый. Бу авылда «кыз урлау» гадәте сакланганын ишеткәне була аның, әмма үзенең шундый хәлгә калачагын уена да китерми... Ялварса, ялынса да, үзенең сөйгәне барлыгын әйтсә дә, аны беркем дә тыңламый. Сөйгәне белән булырга теләгән кызның хыяллары челпәрәмә килә.
Розаның дәдәсе белән җиңгәсе тәрбиясендә, авылда яшәүче әнисе Настя түти бу хәбәрне бик авыр кичерә. Ана кеше өченче кызын да үз йолалары белән кияүгә бирергә уйлагандыр, әмма...

Озакламый армиядән Александр кайта. Сөйгәненең читләр кулында булуы аның йөрәген яндыра. Ул яратканының туган авылына килә. Роза белән икесенең сөю йолдызы кабынган яшьлек эзләре буйлап үтә. Аларны очраштырган мәктәп, Розаның туган йорты яныннан да урап килә. Кич җиткәч, авыл яшьләренә ияреп, клубка керә. Күңеле кемнедер көтә... Кинәт кызлар арасыннан түгәрәк йөзле, кара тутлы кызны күреп ала. Аның Роза түгеллеген белсә дә, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Егет кызны клубтан озата китә. Ул кыз Розаның якын туганы Венера була. Александр аны тиз үз итә һәм алар өйләнешәләр.

Еллар арты, еллар үтә. Розаның тормышы зарланырлык булмаса да, ире Харисның көнчелеге үзәгенә үтә. Яшьлек дустының фотолары тиз арада юк ителә, туган авылына да юллары сирәгәя. Бер кайтуларында аларны дәү әниләренә кунакка чакыралар. Венера белән Александрның да кайткан чаклары була. Роза янәшәсендә икенче бер кешене күрү Александрның ачуын чыгара. Ул-бу була күрмәсен дип, төп йорттагы уяу җиңги, юк-бар сәбәп табып, Роза белән ирен үз өйләренә алып китә.

Александр белән Розаның уртак сөю канатлары каерылган дип тормый, тормыш үз агымына дәвам итә. Роза белән Харисның, бер-бер артлы балалары — Элиза һәм Илгиз туа. Алар зур йорт җиткезәләр. Бер җайга гына яшәп ятканда, рәхимсез авырудан Харисның күзләре мәңгелеккә йомыла. Роза югалып калмый, балаларына яхшы тәрбия hәм югары белем бирә.

Йөрәк ярасы булган яшьлек мәхәббәте Александр да бу дөнья белән саубуллаша. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, авылда була торган бәйрәмдә бер елны Роза белән Венера очрашалар, туганнарча исәнләшеп, сөйләшәләр. 

— Роза, син миңа үпкәләмә, яме. Гаебем булмаса да, гомер буе синең бәхетеңне урлагандай хис иттем үземне. Александр бит мине, сиңа охшаганга күрә үз итте, рәхәттә яшәтте, — ди Венера туганының сагыш бөркелгән күзләренә төбәлеп.

— Юк, Венера, үпкәләмим. Язмышлар шулай булгандыр, — ди Роза сагыш өрткән моңсу елмаюы белән...

Ничек язмышка үпкәләсен инде?! Тормышыннан канәгать, малае һәм килене белән ике катлы йортта яшиләр. Роза үзе үстерергә булышкан оныклары да укып, кулларына диплом алдылар. Уллары — информатиканы, ә кызлары әбисенең hөнәрен сайлады. Якын туганы Венера белән Александр исә өч ул үстергәннәр...

Венерага «язмышлар шулай булгандыр» дип әйтсә дә, Роза хыялында үзенең яшьлегенә, мәхәббәт уты кабынган мәктәп елларына еш кайта. Инеш елгасының аръягындагы тауга менеп авыл ягына карый, күзләре урамнардан йөрәк ярасы гына булып калган яшьлек яры Александрның таныш гәүдәсен эзли. Ә ул басып торган тау башындагы шашкын җилләр, мәңге басылмас сагыш булып, Розаның үзәген өзә: «Язмышлар шулай булгандыр»...

Екатерина ЯКОВЛЕВА.
Питрәч районының Янсуар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев