Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Янсуар авылының түгәрәк уен көе

Элгәредән килгән бу җыруны Питрәч районының Янсуар авылында әле дә яратып җырлыйлар.

Узыйык, кай, урам без буенча,
Күрсеннәр күзләрей туйгынча.
Жаныйым, асыл безнең ил.
Күрсен, нәй, күзләрей, ай, туйгынча.
Без булмабыз гумер буйынча,
Жаныйым, асыл безнең ил.

Урманнарга барсаң, сызгырып бар,
Урман күкрәкләре үкерсен.
Жаныйым, асыл безнең ил.
Алышулар, булсаң, ал тизерәк,
Алмый калган кызлар үкенсен.
Жаныйым, асыл безнең ил.

Челтереп, тәй, аккан ак чишмәнең
Атлап чыксам, акмас итәрмен.
Жаныйым, асыл безнең ил.
Ике, ләр, ди, күреп бер сөйләшсәң,
Артларымнан калмас итәрмен.
Жаныйым, асыл безнең ил.

Чабыйык, кай, печән, без чабыйык,
Чынгырдатып чалгы җаныйык.
Жаныйым, асыл безнең ил.
Бу, ди, җәшь гумерләр ике килмәс,
Уйнап кына, келеп калыйык. 
Жаныйым, асыл безнең ил.

Карай урманнарны өч әйләндем,
Таянырга таяк тапмадым.
Жаныйым, асыл безнең ил. 
Күпләр эзләдем, дәй, күп сорадым,
Сездин артыккайлар тапмадым.
Жаныйым, асыл безнең ил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев