Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Янсуар авылыннан Лиана Аксакова иҗаты

Питрәч районының Янсуар авылында туып-үскән Лиана Аксакова мәктәптә укыганда, район күләмендә уздырылган конкурсларда катнашып, лаеклы урыннар алган.

***
Бик сагындым сине, авылым,
Сиңа кайтасым килә.
Саф сулы чишмәңнең суын эчеп,
Шифа аласым килә.

Мин яратам сине, Янсуарым!
Сиңа атап җырлар язамын.
Матур елга буйларында,
Учаклар кабызамын.

Матур елга буйларында
Гөрләп янсын учаклар.
Кылт итеп, искә тошәләр
Матур бәләкәй чаклар...

***

Минем әни пешекче,
Пешерә тәмле ашлар.
Аның тәмле ашларын,
hәркем яратып ашар.

Ул эштән арып кайткач,
Мин аңа булышамын.
Өстэлләрне ялт иттерәм,
Идэннәр юышамын.

Мин әнине яратам,
Әнием минем бер генә.
Ул да мине яратып
"Бәбкәем" диеп йөртә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев