Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ялгыш булды (хикәя)

Зинаида Захарованың балалар өчен басылган «Маҗаралы хәлләр» китабыннан хикәя.

Ялгыш булды
Декабрь ае бик салкын килде. Мәктәптә дә җылы түгел. Сыйныф бүлмәләрендә аяк туңып утыргач, киез итектән йөрергә рөхсәт иттеләр. Җылы вакытта алмаш аяк киеме белән йөри идек. Менә бүген дә шундый салкын көн. Гадәттәгечә, озын тәнәфестә мәктәп ашханәсенә ашарга төштек. Анда безгә карабодай боткасы бирделәр. Ипи кисәге белән компот та бар иде. Ленарның акчасы булган. Ул буфеттан берничә прәннек алып килде. Аны күргәч, минем дә ашыйсы килеп китте. Ләкин Ленар бирергә теләмәде. Ашыга-ашыга, прәннекләрен бер-бер артлы, каптыркоптыр йота торды. Прәннектән авыз итеп булмады. Минем бу хәлгә ачу чыкты. Сараннан үч аласы килү теләген безнең малайлар арасында «крутой» саналган Илдарга әйттем. 
— Ярар, без аның күрмәгәнен күрсәтәбез, Илшат дус, — диде ул. 
— Ничек итеп? — дип кызыксындым. 
— Җае чыгар әле, — диде ул, исе китми генә. 
Дәрестә тыныч кына утырдык. Тәнәфескә кыңгырау шалтырау белән, Ленарны малайлар бәдрәфенә чакырдык. Карышып маташмады — керде. Без Илдар белән икәү булгач — батырлар. 
— Миннән сезгә нәрсә кирәк? — дип кызыксынды Ленар. 
— Итегеңне сал,— дип боерды аңа Илдар. 

Ленар карышмады — салды. Кранны ачтык та тегенең итегенә су тутырдык. — Мә, ки,— дидем мин Ленарга. 

Ленар елар дип уйлаган идем, ялгышканмын. Итекнең суын түкте дә берни булмагандай киеп тә куйды. 

Класска кергәч, башланды хәлләр. Саран булуы гына җитмәгән, әләкче дә икән. Дәрес башланмаган иде әле. Укытучы янына килде дә:

— Апа, минем аяк туңа, өйгә кайтырга ярыймы? — дип сорады. 
— Ничек инде, итектән бит син? — диде апа, аптырап. — Авырмыйсыңдыр бит? 
— Авырмасам да туңа, чөнки итегем юеш,— диде ул, ниһаять, серне ачып. 
— Кайда юешләнде итегең? — дип төпченә үк башлады апа. 
Шулчак, дәрескә чакырып, кыңгырау шалтырады. 
— Ленарның итеге турында сөйләшүне дәвам итәбез,— диде апа. Соравын тагын кабатлады. 
— Итегемә Илшат краннан су салды,— диде Ленар, гаепле кешедәй башын иеп. 
Илдар турында ләм-мим, чөнки конфликтта ул мине гаепли. 
— Илшат андый эшкә бармас, булмаганны,— диде апа, мине яклап, һәм, миңа карап: — Синең сүзне көтәбез, Илшат,— диде. 
— Булды, апа, ялгышлык белән,— дидем мин. 

Шул минутта җир ярылса төшеп китә идем. 
— Итекләрегезне алышып киегез, — диде апа усал итеп. 

Без, апаны тыңлап, итекләрне алыштык. 
— Бар, Илшат, өеңә кайт, әти-әниеңә үзең сөйләп бир,— диде ул. 

Мин бит аңлыйм — гаепнең зуррак өлеше Илдарда. Ә шулай да ул җәзасыз калачак. Шуларны уйлап:
— Без бу шуклыкны Илдар белән бергә эшләдек, аның идеясе булды,— дидем, үземне яклап. 

Авыр минутларда һәрчак әбинең киңәшләре искә төшә: «Кеше сикерә дип сикермә, сарык булырсың»,— дия иде ул. Кем булам инде мин хәзер?!  

— Илдар төкерде — борыным кызды, дисең инде. Башыңны эшләтергә кирәк! — дип, тагын да ныграк ачуланды апа.— Гаеп үзеңдә. Ә менә Илдарның әти-әнисе белән үзем сөйләшермен,— дигәч, эчкә җылы керде. 

Без мәктәп янында гына яшибез, шулай да кайтканда аягым туңды. Әллә туңган сыман булды гына инде. Никтер башны да күтәреп булмый, кувалда белән бәрәләрмени. Урталай ярыла дип торам. 

Менә әти белән әни эштән кайтты. Мин аларга баштан узганнарны түкми-чәчми сөйләп бирдем. Этлек эшләргә Илдар этәрде, дип ышандырырга тырыштым. Алар мине гаепләде. Кыскасы, утлы табада биеттеләр, кызганырга уйламадылар да. Баш авырта, дисәм дә, авыртуына үзең гаепле, диде алар бертавыштан. 

Бәлки, чыннан да, шулайдыр? Шулаен шулай да, аларда кызгану хисе булырга тиештер бит? Мин бит аларның бердәнбер уллары. Ялгыш булды, дисәм дә, аңлыйсылары килмәде. Белмим, балачакта ялгышмаган кеше бармы икән ул? Минем уйлавымча, юктыр, булса да, бик сирәктер. Шулай да апа дөрес әйтә: башны эшләтмәдем бит мин! 

Күпме генә үтенсәм дә, әни итекләрне алыштырып кайтырга риза булмады. 
— Синең өчен гафу үтенеп йөрергә җыенмыйм.Үзең бар да гафу үтен,— диде ул.— Син инде егет булгансың, кыланышларың өчен үзең җавап бирергә өйрән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев