Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионов: “Әниемнең күзләре апрель таңнарын хәтерләтә”

Кеше рухы белән галәм моңы арасында якынлык эзләү - һәрвакытта шагыйрьнең игътибар үзәгендә. Вакыт узган саен аның иҗаты табигыйрәк яңгырый, мәгънәсе тирәнрәк ачыла бара

Әгәр миннән: “Әниеңне нәрсә белән чагыштырыр идең?” – дип сорасалар, җавабым һәрвакыт бер булыр:

 – Апрель белән!

Мин аның җилкәсенә салынып төшкән чәчләренә карасам, һәрвакыт чалт аяз һәм чем-кара апрель төннәрен күз алдыма китерәм. Ә аяз төннәрдә иң ерак йолдызлар да ачыграк һәм яктырак булып яналар. Алар анда да, миллион еллар буе безгә текәлеп торган чиксезлектә дә ниндидер тормышлар, ниндидер яңа дөньялар барлыгын хәбәр итәләр. Нәкь шуның шикелле, чем-кара толымнарында ялтыраган чал чәч бөртекләре дә миңа әнкәйнең моннан ничәдер еллар элек нәрсәләр күрүе, ниләр кичерүе турында сөйли.

Ә инде әниемнең бераз тоныклана төшкән күзләре апрель таңнарын хәтерләтә. Апрель таңнарында җирдән ап-ак пар күтәрелә. Иртәнге парлар җир астында да тормышның уянуын, меңләгән тамырларның яшәве өчен туң җирнең эрүен искә төшерәләр. Әниемнең җиңелчә аксыл томан белән өртелгән зәңгәр күзләре миңа киләчәк тормышның никадәр матур буласын сөйли.

Әниемнең ялгыз калып җырлавын ишеткәнем бар. Аның эчтән, күкрәк тирәнлегеннән чыккан авазлары, күңелгә бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек бирә торган апрель җилләре кебек, җылы да һәм үзәк өзгеч сагышлы да.

Әнием кулларындагы тамырлар, апрель аендагы зәңгәрсу-соры ботаклар кебек, бүртеп торалар. Алар әле һаман яшәүгә һәм эшкә сусыйлар бугай.

Әгәр мин бүген бихисап яфракларга күмелгән, бөтен чәчәкләре киерелеп ачылган һәм һәр авазы белән яз җырын җырлый торган май аена охшаганмын икән, боларның барысы өчен дә әнкәемә бурычлымын. Чөнки табигатьнең үзгәрмәс бер кануны бар: шаулы майның җитүе өчен башта апрель килергә тиеш. Шаулы майны безгә апрель генә алып килә.

 

Григорий Родионовның “Сайланма әсәрләр” китабыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев