Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионовның “Көннәр язга авышкач” повесте

Гөргөри дәдәйнең безгә истәлек булып калган зур мирасын - шигырьләрен, повестьларын һәм хезмәтләрен һәркем яратып укый. (Дәвамы бар).

Тимернең больницага керүенә бүген ике ай тулды. Үзенең соравы буенча аны бер кешелек палатага салдылар. Дөрес, ул аны яратып ук бетерми, ләкин бер кешелек кечкенә палата аңа ошый иде. Кызык, монда ул бары тик узган гомере турында гына уйлый ала. “Ә ни өчен мин монда киләчәк турында уйлый алмыйм икән? –дип куйды Тимер эченнән генә – Югыйсә бит инде бу палата начар түгел, шулай да мин анда киләчәк турында уйлый алмыйм. Әгәр бу булмә больница палатасы булмаса, мин монда да киләчәк турында уйлый алыр идем”.

Ләкин аңа үткәннәр турында уйлау да рәхәт иде. Дөрес, кайчакта үткәннәре турында уйлап аның елыйсы килә, шулай да үткәннәр турында уйлау аңа рәхәт.

“Бу минутта әни ни хәлдә икән?”, – дип уйлады ул еракта, туган авылында үләргә ятучы әнкәсен хәтерләп. Аның әнкәсе рак белән авырый иде. Ашказаны рагы белән. Моннан дүрт ай элек Тимер әнкәсен врачларга каратырга дип Казанга алып килде. Ул чакта әле әнисе дә, Тимер үзе дә, туганнары да рак турында уйлап та карамыйлар иде. Казан врачлары Фәкилә ападан ашказаны рагы таптылар. Ай буе больницадан-больницага чабып, Тимер әнкәсен онкология больницасына урнаштырды. Больницада рак буенча атаклы профессор эшли иде. Әнисен профессорга күрсәтте Тимер. Профессор Фәкилә апага операция ясап карарга вәгъдә итте.

– Ләкин рагы бөтен тәненә таралып өлгермәгәе,– диде профессор Тимернең үзенә генә.

– Таралып өлгергән булса нишләргә? – дип сорады Тимер.

– Таралып өлгерсә – хәлләр бөтенләй мөшкел була. Андый очракта профессорларга эш калмый. Шоферлар, төзүчеләр, игенчеләр, архитекторлар медицинада никадәр көчсез булсалар, рак бөтен тәнгә таралып өлгергән урында профессорлар да шулар кебек үк көчсез хәлдә кала.

– Шулай ук бер чара да күреп булмасмыни?

– Ул чагында бер чара да юк. Хәтта профессор үзе чирләсә дә. Хәтта профессорлар башлыгы үзе чирләсә дә.

Профессорның хәвефләнүе рас килде. Фәкилә апаның ашказанында башланган рак аның бөтен тәненә таралып өлгергән иде. Хәтта инде яман шешнең үсеше дәһшәтле ноктага — дүртенче стадиягә кадәр үк барып җиткән. Беренче дә, икенче дә, өченче дә түгел, ә дүртенче стадия.

Дүртенче... Дүртенче... Дүртенче...

Дүртенче стадия – үлем дигән сүз белән бер. Бернинди аерма юк. Алар арасында бары тик уртаклык кына бар. Дүртенче стадия белән үлем ике тамчы су кебек бер-берсенә охшашлар.

Профессор моны Фәкилә апаның күкрәген ачып карагач та күрде. Ул әле күкрәкне хирург пычагы белән ярып, анда күз салганга кадәр нидер өметләнгән: «Бәлки бөтенләй таралып өлгермәгәндер, бәлки шешне кисеп ташларга мөмкинлек бардыр»,– дип уйлаган иде.

Ләкин аның өмете акланмады. Фәкилә апаның күкрәгендә дүртенче стадияле рак ярылып ята иде. Моны күргәч профессор хәтле профессорның гәүдәсе буйлап салкын бер дерелдәү узды. Дерелдәү муен тирәсеннән башланды, аннары, үзенең салкынлыгы белән бөтен тәнне өшетеп, аска табан төшеп китте. Профессор бу дулкынның ничек итеп аяк бармакларыннан чыгып китүен тойды, салкын дерелдәү һәр вакыт аның тәненнән аяк бармаклары аша чыгып китә иде. Муен тирәсендә башлана да, бөтен тән аша үтеп, аяк бармакларыннан чыгып китә.

Башта профессор Фәкилә апаның күкрәген капыл гына ябып куярга уйлады. Дүртенче стадияле ракны күрәсе килми иде аның. Ул һәр вакыт аның башын әйләндерә, косасын китерә, һәм ракка каршы нәфрәт уята. Нәфрәт һәм чарасызлыктан гасабилану. Бу юлы да нәкъ шундый хәл кичерде профессор. Чөнки дүртенче стадия ул – тере организм эченә кереп оялаган үлем.

Фәкилә апаның эчендә яткан рак профессорга карап мыскыллы елмайгандай булды, һәрхәлдә, профессорга шулай тоелды. Дөрес, ул ракның елмая алмавын яхшы белә иде, ләкин бүген рак елмайган кебек тоелды. Профессор ракка озак карап торды. Янәшәдәге ассистентлар Фәкилә апа тирәсендә бөтерелеп йөрделәр, аның күкрәгендәге ракны төрле яклап фотога төшерделәр. Ләкин моннан Фәкилә апага бер җиңеллек тә юк иде. Һәм профессорга да, Тимергә, Фәкилә апаның туганнарына, авылдашларына, райондашларына, илдәшләренә, дөньядашларына да җиңеллек юк иде.

Профессор операция бүлмәсеннән чыгуга Тимерне чакыртты. Тимер коридорда көтә-көтә арып беткән иде. Хәвефтән ул ни үле, ни тере бер хәлгә килде. Чыннан да, әнисе үлсә аңа дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмас шикелле тоелды.

Хәбәрне ишеткәч кинәт аның тыелып торган күз яшьләре атылып чыкты. Ләкин ул кычкырып еламады. Чөнки аның елавын профессорга күрсәтәсе килми иде. Бу күз яшьләрен татлы дип әйтеп булмый иде. Моны Тимер ирен кырыенда туктап калган бер тамчыны ялап алгач тойды. Күз яше тозлы һәм ачы иде. Күз яше дә, әнкәсенең хәле дә һәм гомумән бөтен дөнья тозлы һәм ачы булып тоелды Тимергә. Профессорның гаепле кеше сыман үзенә карап торуы да, стенадагы ракның төрле стадияләрен чагылдырган фоторәсемнәр дә, менә бу ак халатлар һәм больницадагы үтә пөхтәлек тә ачы һәм тозлы булып тоелды Тимергә, һәм бу чыннан да шулай иде. Ачы иде, тозлы иде дөнья Тимер өчен бу минутта.

Профессор Тимергә барысын да аңлатып бирде. Әнкәсенең әлегә хәле яхшырып китәчәген дә, операция ярасының төзәлеп бетәчәген дә һәм аның көннәр язга авышкач үләчәген дә...

– Тизрәк авылга, үз өенә алып кайтырга кирәк,– диде профессор,– ул барыбер үз өендә үләргә теләячәк. Аның үз өендә үләсе киләчәк. Аның өчен хәзер бердәнбер юаныч үз өендә үлү.

Тимер шулай итте дә. Әнисенең операция ярасы төзәлеп бетәр-бетмәстә үк ул аны авылга алып кайтып китте. Ә авылга кайткач үзе дә авырды. Әнисен карарга апасы Роза калды, ә Тимер көч-хәл белән Казанга кайтып егылды. Казанга кайтканның өченче көнендә ул инде больницада иде.

Беренче көннәрне ул югары температура һәм баш авырту белән азапланды. Ләкин врачлар көчле уколлар биреп аларын бетерделәр. Ә менә үпкәдән кан килү һаман туктамый. Больницада ятуына бүген ике ай тулды инде, ә кан килү һаман дәва.м итә.

Палатага врач килеп керде.

– Я, кәефең ничек?

– Уртача. Зарланыр сәбәп юк кебек, ләкин кәефем уртача

– Кан килү ничек?

– Бетеп җитми. Күп килми, ләкин мин аның бөтенләй бетүен телим.

– Аңа артык игътибар итмә һәм борчылма. Синең үпкәдәге процесс бик көчле иде. Шул туктап җитә алмый. Даруларның барысын да эчәсеңме?

– Биргәннең барысын да эчәм. Кайчакта кайсыбер дарулар булмый. Андый чакта барысын да эчә алмыйм.

– Эчәргә кирәк. Өзеклек ясарга ярамый, югыйсә, процессны туктату читен булачак. Ә минем аны тизрәк туктатасым килә. Бу кыен һәм озак булачак, әлбәттә...

– Мин дә процесс тәмам беткәнче дәваланачакмын. Озакка сузылса сузылыр, ләкин мин түзәчәкмен. Үземне сагышка-монга бирмәм. Бу бик кыен эш, ләкин мин бирешмәскә тырышам.

– Уңышлы дәвалану өчен бу бик әһәмиятле.

– Мин тырышам. Палатада ялгыз утыру бик күңелсез. Хәтта түзеп булмый башлый. Ләкин мин тырышам. Сагышка-моңга бирелмәс өчен үз-үзем белән сөйләшәм, үземне үзем тынычландырам.

– Ә син үз-үзең белән нәрсә турында сөйләшәсең?

– Әни турында. Аның үлем түшәгендә ятуы, аның үлеп баруы турында. Бу турыда уйлау бик авыр, ләкин мин көн саен шул турыда уйлыйм, һәм үз-үзем белән дә шул турыда сөйләшәм.

– Әниең өчен елыйсың дамы?

– Әйе, елыйм да. Больницага килгәч инде ике мәртәбә еладым. Берсе узган айда, төнлә, ишегалдына һава суларга чыккач. Бер караңгы почмакка бардым да кешеләрдән качып кына еладым. Миңа еларга кирәк түгел иде, ләкин мин еладым. Икенче мәртәбә, әле күптән түгел генә, палатада караватка утырып еладым. Монысында миңа еларга кирәк иде, һәм мин еладым. Монысында миңа еламыйча мөмкин түгел иде. Күңелемә ниндидер каты нәрсә килеп бөялде һәм аны авырттырды. Миңа тизрәк аннан котылырга кирәк иде һәм мин еладым. Елагач ул бөялеп торган каты әйбер юкка чыкты. Ә бәлки ул әле юкка чыкмагандыр да, ә йомшаргандыр гына. Әни турында ныграк уйласам, ул бәлки тагын шунда килеп бөялер. Аннан котылу өчен мина тагын еларга туры киләчәк. Елауның минем үпкә авыруына зыяны юкмы?

– Зыяны юк, ләкин еламау яхшырак. Күңелеңә бөялгән каты нәрсәдән котылу өчен генә еларга ярый.

– Мин аннан һәр вакыт елап котылам.

– Аннан шунсыз котылып та булмый.

– Ә нәрсә бөяләде икән ул күңелгә шундый каты булып?

– Ул турыда сорашмау яхшырак. Аны аңлатып биреп була, ләкин бу турыда уйламау да яхшырак.

– Мин ул турыда уйламаска тырышам.

– Шулай әйбәтрәк.

– Хәтта рәхәтрәк тә. Тик менә әни генә истән чыкмый.

– Әниләр турында уйлауны без тыя алмыйбыз. Врачлар авыруларга беркайчан да, әниегез турында уйламагыз, дип әйтә алмый. Гомумән, уй дөньяда иң ирекле әйбер. Уйны беркем дә тыя алмый. Хәтта ул начар уй булса да.

– Уйны бары тик уйлаучы гына тыя ала. һәм бер уйны икенче уй тыя ала.

– Монысы инде уйлар көрәше дип атала. Кеше күңелендә яхшы уй һәр вакыт начар уйны җиңәргә тиеш. Әкияттәге сыман. Анда да бит һәр вакыт яхшы күңелле егет җиңеп чыга.. Ә кешенең күңеле әкияткә тиң.

– Хәтта аннан матуррак та әле.

– Әйе, кайчакта хәтта матуррак та.

Врач чыгып киткәч Тимер бик озак уйланып ятты, һәр вакыттагыча, бу юлы да киләчәк турында түгел, ә узганнар турында уйлады.

 

Аларның авылы бик матур җиргә урнашкан. Аның көнчыгыш ягында, Тимерләрнең бәрәңге бакчасы артыннан ук, текә тау күтәрелә. Тау шундый текә булып күтәрелә ки, аннан һәр вакыт вак ком агылып тора. Ком бик акрын һәм бик аз, бөртекләп-бөртекләп кенә ага, ләкин бер дә тукталып тормый. Тау битендәге ком һәр вакыт хәрәкәттә булу сәбәпле, анда үлән дә үсә алмый. Читтән караган кеше бу тау битендә бернинди тереклек иясе дә юктыр дип уйларга мөмкин Ләкин Тимер беркайчан да болай уйламады. Ул бала чактан шушы тау битендә уйнап үскән кеше, һәм тау турында һич кенә дә узгынчылар кебек уйлый алмый иде. Чөнки тау битендә нәрсәләр барын бик яхшы белә ул.

Беренчедән, анда бик күп кызыл чикерткәләр яши. Июнь башларында алар шундый жуылдап очалар ки, вертолетлар диярсең. Кайчакта алар фырылдап оча-оча авыл өстенә үк килеп чыгалар. Андый чакларда Тимер бакчага чыга да зур чикерткәләрнең кызыл канатларына сокланып тора. Кызыл чикерткәләр авыр бомбардировщиклар сыман салмак кына очалар-очалар да, кире тау битенә кайтып китәләр. Тимер алар артыннан тау битенә йөгерә һәм анда бик күп итеп кызыл чикерткәләр тота. Кайчакта ул хйтта өчәр шырпы кабы чикерткә тутыра иде. Тик соңыннан ул аларны ни эшләтергә белми, аптырагач, шырпы кабын ачып, чикерткәләрне кире җибәрә. Ләкин кире җибәргәнче ул озак итеп чикерткәләрнең шырпы кабын кыштырдатуларын тыңлый. Ул шуны тыңлауны үлеп ярата. Ә бәлки ул чикерткәләрне нәкъ шуның өчен генә тоткандыр да әле... Кыштырдауны ул шырпы кабын колагына якын ук китереп, кайчакта хәтта колагына куеп ук тыңлый. Андый чакта кыштырдау аның колагын кытыклаган кебек була һәм Тимер үзалдына шыркылдап көлеп җибәрә. Читтән карап торган кеше аны тиле дип уйларга мөмкин. Ләкин Тимер үзен һич кенә дә алай дип уйламый. Чыннан да, тиле кешеләр тиктомалга шыркылдап көлеп җибәрсәләр дә, чикерткәләрнең шырпы кабын ничек кыштырдатуына соклана белмиләр ич.

Ә менә Тимер соклана белә. Шулай булгач ул ничек тиле булсын ди инде?

«Бу очракта теләсәң дә тиле булып булмый,– дип уйлады Тимер,– гомумән, тилерү ул кешеләргә теләкләренә карап килми торгандыр. Ул ниндидер аңлашылмый торган серле халәт. Яшьли тиле булганнар ярар да инде, алар тумыштан тиле булсыннар ди, ә менә акыллы кешеләрнең тилерүен ничек аңларга? Әнә бервакыт безнең мәктәп директоры нишләде. Дөрес, ул котырынып, бәрелеп-сугылып йөрмәде, шулай да тилерде. Ул үз укучылары белән талаша “Кем сукты?” уйнады. Бүреген, пальтосын, киез итекләрен алдын-артка киеп урамда йөрде һәм бернинди сәбәпсез шырык-шырык көлде. Шуннан аны районнан килеп алып киттеләр. Ике айдан ул, яңадан җитдиләнеп, үз урынына кайтты.

Чикерткәләрдән башланган уй Тимерне әнә кайларга алып китте. Ә бит ул нибары авыл һәм чикерткәләр турында гына уйлый башлаган иде.

«Юк, тилеләр турында уйларга кирәкми,– диде Тимер үз-үзенә,– ул яхшы уй түгел. Алар турында гомумән бернәрсә уйламасан да ярый. Миңа тилеләр турындагы уйны баштан куарга кирәк: көш-көш, китегез!..

Миңа хәзер бары тик авыл турында гына уйларга кирәк. Бүген төштән соң больницага мине күрергә дуслар килергә тиеш. Шуңа кадәр миңа авыл турындагы уйларны уйлап бетерергә кирәк, һәрбер уй кешене рухи яктан баетырга тиеш. Ә тилеләр турындагы уй мине баетмый. Мине авыл турында уйлау гына баета, һәрхәлдә, менә бу минутта шулай. Авыл турында уйлау мине дәртләндереп җибәрә, җаныма рухи көч бирә, һәм миңа хәзер бары тик авыл турында гына уйларга кирәк. Тилеләр турындагы уй шайтаныма олаксын.

Әйе, авылның көнчыгышындагы текә, комлы тауда кызыл чикерткәләр яши иде. һәм кечкенә ташлар астында – сөтле бакалар. Ул бакаларның тнресе яра өстендә катып калган кутыр шикелле кытыршы иде. Бакалар көндезләрен таш астындагы салкын чокырда, дөм караңгыда яталар. Тимер ташны кубаргач, алар песи балалары сыман нәзек кенә итеп чинап куялар иде. Кояшны, яктылыкны, коры һаваны яратмыйлар ул бакалар. Шуңа күрә, ташны куптаруга, үз тәннәре юешләгән салкын комга ныграк елышалар. Тимернең кулы тию белән аларның кытыршы тәннәреннән сөт сыгылып чыга. Нәкъ сыер сөте төсле en-ак сөт. Тимер бу сөтнең ник чыгуын һич кенә дә аңламый иде. Бервакыт ул хәтта бармагына буялган сөтне теленә дә тидереп карады. Сөт ачы иде. Әрәм ачысыннан да ачырак. Гомумән, әле Тимернең бака сөтеннән дә ачы әйбер татып караганы юк.

Бакалар сөтләрен чыгарып бетергәч, Тимер алар өстендәге ташны яңадан ябып куя. Чөнки бакалар кояшны һәм яктылыкны яратмыйлар. Кешеләр төнне һәм караңгылыкны яратмаган кебек. Чөнки бу бакалар төнге җан ияләре иде. Кояш баюга алар таш асларыннан чыгалар һәм нәзек тавыш белән чыкыр-чыкыр чинап чебен-черки, күбәләк, төрле вак коңгызлар ауларга керешәләр. Ләкин инде Тимер боларын күрми иде. Чөнки ул караңгы төшкәч ялгызы гына тау битендә калырга курка һәм тизрәк өенә кайтып китә.

Ә көндезен ул бакалар сөтләрен чыгарып бетергәч тә ташны ябып куя. Тимер ни өчендер бу бакаларны кызгана иде. Ни өчен икәнен белми, әмма кызгана. Әллә ул аларны песи балалары кебек нәзек һәм мескен итеп чинаган өчен кызганды микән?! Бәлки, бәлки. Ләкин монысы инде Тимер өчен әһәмиятле түгел — кызгана һәм бетте-китте. Тимергә шунысы да җитеп ашкан. Ул кызгана белә, менә хикмәт кайда. Кызгана белүнең игелекле хис икәненә бала чактан ук төшенде Тимер.

Ләкин, Тимернең уенча, нәрсәнедер кызгана белгән кеше, кызганган әйберсен яклый да белергә тиеш иде. Югыйсә, коры кызгануның поты бер тиен. Коры кызгану ул мескеннәр өлеше. Менә ни өчен Тимер бакалар өстендәге ташны кире ябып куя торган иде.

«Мин бакалар турында күбрәк уйлап ташладым бугай,– диде Тимер үз-үзенә,– ә бит бу тау өстендә сары иген кыры җәйрәп ята иде. Нигә миңа шул кыр турында уйламаска? Яки шул кыр өстендәге тургай турында? Хәер, бер тургай гына да түгел иде ич безнең авылда. Әле бит мин авылның көнчыгышы, әлеге тау турында гына уйладым. Ә көнбатыш, көньяк һәм төньяк яклары турында уйлап та карамадым. Мәсәлән, көнбатыш ягындагы урманлы калкулык турында уйларга була ич».

Ләкин Тпмернең инде авылы турында уйлыйсы килми башлаган иде. “Бүгенгә җитеп торыр,– диде ул,– болай озак уйларга ярамый. Миңа ял итәргә кирәк, башны арытмаска”. Шулай диде дә Тимер, берни турында да уйламый башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев