Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионов шигырьләре

Ял сәгатьләрендә Григорий Родионовның иҗат җимешләре белән танышыгыз.

Безнең авыллар

Матур минем туган авыл —
Аланлык дигән авыл.
Курше авыл да бик матур -
Баланлык дигән авыл.

Урман кебек гөрләп үса
Имәнлек дигән авыл,
Юкәлек дигән авыл,
Каенлык дигән авыл,
Наратлык дигән авыл.

Усаклы да бик матур, 
Зирекле дә бик матур.
Карагай авылы да,
Җиләкле авылы да —
Бик матурлар бары да.

Хыялларга канат куя
Җиһан исемле авыл,
Болгар исемле авыл. 
Һәм Кондыз дигән авыл, 
Һәм Йолдыз дигән авыл.
Сәфәр дигән авыл да,
Яшәр дигән авыл да. 
Һәм Кызыл Көрәше дә, 
Һәм Кызыл Керәшен дә.

Булсын, әйдә, булсын җирдә
Ташлы дигән авыл да,
Кашлы дигән авыл да.
Тигәнәле дә булсын,
Тигәнәкле дә булсын.
Балчыклы дигән авыл,
Кылчыклы дигән авыл.
Туктарлы авылы да,
Чукмарлы авылы да.
Кәкре Елга да булсын,
Бөкре Елга да булсын.
Тайгаклы дигән авыл,
Сайгаклы дигән авыл.
Му авылы да булсын,
Су авылы да булсын.
Ала Елан авылы, 
Кара Елан авылы. 
Түбән авыл да булсын,
Кече авыл да булсын.
Булсын Әби авылы,
Булсын Бәби авылы.
Булсын Бабай авылы,
Булсын Малай авылы.
Көек дигән авыл да,
Киек дигән авыл да.
Өч өйле дә булсыннар,
Өч йөз өй дә булсыннар.
Мөрәле дигән авыл, 
Шүрале дигән авыл,
Кичке Таң дигән авыл,
Кычыткан дигән авыл. 
Базарлы Матагы да, 
Базарсыз Матагы да.

Тик булмасын иде жирда
Саранлык дигән авыл,
Яманлык дигән авыл,
Сүрелгән дигән авыл,
Сөрелгән дигән авыл,
Китүче дигән авыл,
Бетүче дигән авыл.

Казансу

Казансу кайнап ята,
Дулкыннарын уйната.
Су төбендә чал Казанның
Сүрәте калгып ята.

Казансу ярсып ята,
Бер чигенә, бер калка.
Комда ята ханбикәнең
Алтыны алка-алка.

Казансу дулап ята,
Дулкыннарын улата.
Ханлыкларның хатирәсен,
Чал тарихын уята.

Казансу бозлар вата,
Ярларын чәйнәп ята.
Таш ярларга теше үтми
Охшый карт арысланга.

Казансу, дулама ла,
Кайт син иске ярыңа.
Оныт барын, агып кит тә
Ерак Каспий ягына.

Суың кайнап ташса да,
Дулкыннарың шашса да,
Чал тарихлар кире кайтмас,
Суың үргә акса да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев