Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: “Телнең терәге һәм бизәге — җыр”

Җыр — кеше фикерен матур, нечкә итеп җиткерүче иң гүзәл, иң югары нокта ул

Без тормышта бер-беребез белән гади сөйләм телендә аңлашабыз. Күтәренке, саф хисләребезне шигъри юлларга күчерәбез. Ә инде шигъри тел белән дә аңлатып булмаган нечкәлекне бары тик җыр гына күңелләргә җиткерә ала. Җырның тәэсир итү көче сүзнекенә караганда күпкә көчлерәк аның. Телнең терәге һәм бизәге — җыр. Җыр барда тел, халык бар. Олы җырны башкарырлык җырчыбыз, аңларлык халкыбыз калмаса, ап-ак канатлы җыр бездән китәр. Ә милләт моңсыз, җырсыз яши алмый. Ләкин безнең җыр сәнгатебез гел моңлы, елак җырлардан гына торырга тиеш түгел, моңга гына салынып сагышланып ятсак, без бөтенләй йомшап, җебеп бетәрбез. Безнең җырларыбыз моң, сагыш белән бергә, күтәренке рухлы, тирән эчтәлекле һәм яңгырашлы булырга тиеш. Андый җырлар күбрәк булса, без үзебез дә җаныбыз белән чистарынып, яктырып, сафланып китәрбез. Менә ни өчен җырга бары тик күңел ачу өчен генә тудырылган нәрсә итеп карарга ярамый. Җырны аңлау өчен югары уку йортын тәмамлау кирәкми, ул безгә тумыштан бирелгән. Шуны тоя, ишетә белү генә зарур. Тыңла да җый: каеннар шавыннан, тургайлар җырыннан, кичке эңгердән, болын гөленнән — бары да җыр бит Каеннарга сөеп, гөлләргә назлап карарга өйрән. Каенга бары тик буласы утын, болын гөлләренә, яшел хәтфәсенә печән итеп кенә караудан узмасак, ничек күңел матурлыкка омтыла алсын ди?! Матурлыкны тойган күңел генә яхшыдан начарны аера белә. Ә яхшы җыр безне олы музыка дөньясына алып чыгар, опера, симфония, балет белән таныштырыр. Бу өлкәдә белгечләр булмасак та, зур сәнгатькә җан белән кагылып алу бәхет түгелмени? Ә зур сәнгать ул диңгез кебек. Шул диңгезгә курыкмыйча керсәк, башка халыкларның да күңел хәзинәсе белән танышырбыз. Күңелдә сакланып калган бишек җыры безне моң дәрьясына алып керсә, зур сәнгать дөньясына да юл ачылыр.

Ап-ак канатларыңны җилпеп-җилпеп оч, күңелләргә өмет, ышаныч бир, җыр! Безгә, кешеләргә, бәхет, тугрылык, сөю, матурлык турында җырла! Матурлыкка, чисталыкка сусаган җан шушы серле дөньяга тартылып торсын.

Олы җыр — сер дә әле ул. Беркайчан да ачылып бетмәячәк татлы сер. Җырның тагын бер бөек көче — аның серлелегендә. Менә шушы серлелек башкаручы йөрәге аша узып таныш, бик тә таныш җырга да яңа яңгыраш, яңа бизәкләр өстәп, таң калдыра, кешедә ләззәтләнү, рәхмәт хисе тудыра.

Рәхмәт сиңа, җыр, рәхмәт! Синең телеңне, әйтер сүзеңне аңлый алу зур бәхет ул. Бәхет ул — яраткан эшендә, сәнгатьтә горурланып, чиста намус белән кеше күзенә карый алуда, үзеңне кеше итеп тоюда һәм күңелеңдә син йөрткән олы җырда.

Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа җыр" китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев