Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның «Буран» хикәясе (дәвамы)

Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның иҗат җимешләре.

Ничек чекерәеп тора- лар икән соң ул йолдызлар? Минем бик тә шуны күрәсем килә. «Дәдәй, чыгып керик инде», - дим мин. Чыккач та йолдызларга карыйм, алар шундый күп, яктылар, бөтен күк балкып, янып тора, ләкин ничектер берсе дә чекерәеп торган кебек түгел. Өйгә кергәч: «Әти, әти, йолдызлар чекерәюдән туктаган- нар, якты булып янып кына торалар», - дигәч, барысы да кычкырышып көлештеләр.

Мин әтинең «Ай-һай суыткан, кем уйла- ган кинәт кенә шулкадәр суытыр дип» дигән сүзләрен ишетеп уянып китәм. Тун астыннан чыгасы килми, чөнки анда җылы, ә өй иртән ярыйсы ук салкынчалана. Әле дәдәйләр дә йоклый, мин гел шулай иртүк торып уты- рам. Әни: «Ник торасың, йокла, эшкә ярый башлагач уятып булмас әле үзеңне», - ди. Алай да әкрен генә мич алдына үрмәлим. Әти: «Күр инде син моны», - дип, сыпырып алган кебек кенә итеп мине алдына ала. Мин беләм: әтигә минем белән рәхәт. Ул мине еш кына үзе белән әллә кайларга да алып бар- галый, урамда берәрсе очраса, менә шушы инде минем төпчегем, ди. Без җәй көне аның белән түбән очта торучы Күпей дәдәйләр- гә төштек. Алар шундый еракта торалар, Жәкәүнең ерак әбиләреннән әллә ничаклы ерак. Күпей дәдәй сукыр, әти аны берни дә күрми ди, күрмәгәч, ул ничек безгә туп-туры менә икән соң? Кешедән дә сорамыйча, тая- гы белән тук-тук итә-итә? Мин эчтән генә, әзрәк күрәдер, әйтми генә торгандыр, дип уйлыйм. Дәдәйләр дә торды, көннең бик сал- кын икәнлеген белгәч, Учып дәдәй мәктәп эшләмәсә генә ярар иде, радиодан укулар булмый дип әйтсеннәр иде, дип, сумкасын тутыра. Әти алдыннан төшеп, мин дә алар тирәсендә бөтереләм. «Бар әле, бөрчә, йөрмә монда, сәкеңә менеп утыр», - диләр алар миңа.

Дәдәйләр мәктәптә, әни белән әти маллар янына чыгып киттеләр, мин берүзем уты- рам. Өй инде җылынды, мичкә кулны куеп карасаң, ул шундый кызган, аннан җылы бөркелеп тора, ә мич алдындагы идәндә ягылмый калган утыннар тәрәзәдән төшкән сүрән кояш яктысында әллә ничек серле бу- лып күренәләр. Минем аларны сыйпап-сый- пап аласым килә. Әйтерсең алар миңа ни- дер әйтергә телиләр, мин үземнең ниндидер аңлатып булмый торган җылылык эчендә ка- луымны тоям, ул җылы мине кочып иркәли, каядыр мин белмәгән серле матурлыкка дә- шә, чакыра сыман.

Мин ишек ачылудан айнып киттем, ә ан- да, авызын җәеп, Учып дәдәй кереп килә, укымыйбыз, ур-ра дип бер-ике мәртәбә си- кергәннән соң, сумкасын ян сәке астына ук томырды. Дәдәйләр Дунайлар турыннан әйләнеп кайтканнар, мәктәп бүген эшләми, барып йөрмәгез, радиодан да әйттеләр дигәч. Әни, мин тиз генә чыгып керәм дип ишегал- дына чыксам, әллә нишләп киттем, ничек соң миңа бу турыда беркем дә әйтмәгән, тирә- як бөтенләй икенче төрле гаҗәеп төскә кер- гән. Ястык урамындагы таллар ап-ак, алар ак кына түгел, бөтен толымнары белән җем- җем килеп, җил искәндә тибрәнеп, дулкын- ланып куялар, алардан вакыт-вакыт утлы, җемелдәвек очкыннар сибелә. Су буенда Пи- тер дәдәйләр бакчасындагы барлык агачлар, урамдагы каеннар да шомырт чәчәк аткан- дагы кебек булганнар. Ике көн бертуктамый яуган карны җил себереп, гел уйламаган урыннарга да зур көртләр өеп куйган. Су- ыктан, кояштан бөтен тирә-як балкып, янып торган кебек күренә. Минем бу матурлык- тан, нурлы аклыктан бөтен тәнем дерелдәп- чемердәп куя. Бәснең нәрсә икәнлеген белсәм дә, мондый могҗизаны минем әле берен- че күрүем иде. Көн шундый салкын, итек астында шыгырдаган кар тавышы әллә каян ишетелә, әйтерсең кыш, үзенең бөтен матурлыгын, сафлыгын җемелдәвек нурга төреп, кешеләргә күрсәтеп калырга теләп, нурлы бәйрәм киеменә киенгән иде.

Күрше Павал дәдәй капка алдындагы кө- рәлеп бетмәгән карны көри, мине күргәч тә: «Дәдәңнәр мәктәпкә бардылармы?» - дип кычкырды. «Юк», - дигәч, шаркылдап көлеп: «Барырсың мондый көнне», - дип тә өстәде. Мин, үземнең бит очларым кызыша башлаганны сизеп, тиз генә йомышымны бетереп өйгә йөгердем. Өйдә җылы, әнинең йон эрли торган мич янындагы урындыкка куелган кабада мәчебез Писион утыра. Ул шундый кызык, йөгер дип чакырсаң, хәзер йөгереп килеп җитә, аны дәдәйләр шулай өйрәтте. Кергәч тә, әти миңа карап куйды да: «Карагыз әле, балалар, бу малайның кышын аягына кияргә юньле итеге юк бит, әйдәгез итек басып бирик әле шуңа», - дип, әнигә йон алып керергә кушты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев