Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның әле яңа гына язылган шигырьләре

Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның иҗат җимешләре. Мамадыш ягындагы Владимир авылы егете, иң югары вазифалардагы җитәкчеләр каршында чыгыш ясаган җырчы — шагыйрь буларак та танылды.

Ялгыз әби
(Тормыштан алынган)
Нигә уйга калдың, учыңдагы 
Вак тәңкәләрне саный-саный?
Ипи киштәсенә кат-кат килеп,
Бәяләрен иелеп карый-карый.
Алыргамы-юкмы, дигән сыман,
Үз-үзеңә, никтер, сөйләнеп,
«Тагын арткан инде», — дия-дия,
Син карадың миңа әйләнеп.
Әллә нишләп киттем кинәт кенә,
Рәнҗү хисе туды җанымда.
Тиен акча санап, ялгыз әби
Басып тора икмәк янында...
Бөтен гомере эшкә багышланган,
Урман кискән — барын сөйләде:
«Җан асрарлык пенсиям бар, улым»...
Дымлы иде аның күзләре.
«Әйдә, әби, бөтен кирәгеңне 
Алып бирим әле үзеңә.
Ак ипиме, батон, май кирәкме?».
Ул ышанмый, карап күземә, 
Әйтеп куйды: «Юк, кирәкми, рәхмәт, 
Акчам җитә минем ипигә».
Түзәлмәдем, кәрҗинемне тутырып, 
Мин ашыгып килдем әбигә: 
«Миннән сиңа бүләк булсын, әби».
Ул бер миңа карап, бер —кәрҗингә:
«Һич догамнан калдырмамын улым,
Рәхәт яшә, — диде, — гомергә».
Мин белмимен аны, ә күңелгә 
Шундый рәхәт тойгы таралды.
Җаным белән тойдым, рәхмәт әйтеп,
Мине искә алган догаңны. 

Булса булыр икән
Ул, искиткеч матурлыгы белән,
Назлы гөлдәй, җәйге бакчада,
Нурга тулып, балкып басып тора,
Ярсу яшьлек яме бар анда.

Йомшак кына искән талгын җилдә
Иңнәренә төшкән чәчләре
Тибрәп-тибрәп куя дулкынланып.
Аһ, язмени? Хушбуй исләре...

Сокланудан, бөтен тәнем буйлап
Бер чемердәү уза йөгереп, —
Ходай биргән шушы могҗизаның
Күз алдында торганын күреп.

Күз карашын алып булмый аннан, 
Йөрәк кагып куя ярсынып,
Кычкырасы килә: «Булса булыр икән 
Җир йөзендә шундый матурлык».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев