Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Син сәламен китерәсең килер язның»

Георгий Ибушевның бу елның кар-буранлы февралендә язылган өр-яңа шигырьләре.

Февраль
Хәйләкәр син, февраль. Түбә кыекларын
Боз сөңгеләр белән бизәсәң дә,
Кояш балкып торган аяз көннәреңдә
Җылы булып кергәндә дә тәнгә.
Төпчек, кире малай сыман үҗәтләнеп,
Әй, тузынып китәсең бит дулап, җилләп,
Тоташ кардан гына тора сыман дөнья.
Җирне, күкне, бар җиһанны биләп,
«Уйламагыз мине көчсез», — дигән сыман,
Биек киртләч кар барханнар өеп.
Бураннарың белән син данлыклы, беләм,
Аннан — төнге салкыннарың белән.
Юкка гына әйтмәгәнсең, «Мин җиңгәңнең
Көянтәсен төшерәләм, — дип, — иңеннән.
Кече малай булганыма күрә генә 
Миннән өлкән агамнардан читенсенәм».
Анысы шулай, беләм синең гадәтеңне,— 
Салкын төндә бүрәнәләр шартлатканың.
Ә шулай да син кояшка байрак бит,
Күңелең дә тоя язның якынлыгын,
Мин яратам, февраль, синең бураннарың, 
Йолдыз тулы салкын төнең, тулган аең, 
Бишмәт аша үтеп кергән җылың белән, 
Син сәламен китерәсең килер язның.

Туган өем кочагында
Мичем яккан, өем җылы,
Мичтә — ярган бәрәңге.
Сызык салдым арасына,
Тарала өйгә тәме.

Аркам белән сөялдем дә,
Рәхәт мич җылысына.
Назланам сабый баладай,
Тагын ни кирәк миңа?!

Бөтен өем ямьгә тулып,
Күмелгән нурлы назга.
Өстәл түремдә — кызарып 
Пешкән бәрәңге табада.

Шушы бәхет түгелмени? 
Бу — бәхетнең зурысы.
Туган өем кочагында,
Иркәли мич җылысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев