Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Җанга кагылып»

Хисләр җырчысы, танылган карендәшебез, шагыйрь Георгий Ибушевның көзләргә җандаш өр-яңа шигырьләре.

Җанга кагылып...
Кырык эшем ташлап, ашыкмыйча,
Ничек телим шулай йөрдем бүген.
Һәрбер почмагына кагылып, кереп,
Барын-югын барлап күңелемнең,
Озак йөрдем...

Инде әллә кайчан онытылган
Йөзләр төште искә.
Күпме кирәкмәгән юк-бар чүпне
Күңлемнән себереп аттым читкә.

Алты дистә ярым үткән гомер, —
Өем-өем хатирәләр анда.
Җыештырдым әле хәтер төбен,
Җиңел, рәхәт булып китте җанга.

Чистарынып калган кебек булдым,
Чуалып беткән уйларымны сүттем,
Әйтерсең лә гомеремнең һәрбер 
Елы аша уйларымда үттем.

Бу тормышның бөтен мәшәкатен 
Читкә алып куеп ничек тә бер,
Тукталып, җанга кагылу кирәк,
Әйләнмәсен өчен чүплеккә...

Очрашу
Мин таныдым сине, күз карашың 
Яшерсәң дә башың иеп миннән.
Мин бары тик бушлык шәйләп калдым,
Элеккеге нурлы күзләреңнән.

Әллә нишләп киттем, яшен сыман
Кайнар дулкын ярып үтте җанны.
Бер мизгелдә яшьлегемә киттем, —
Өермәдәй яшьлек хыялларым... 

Йөгереп килеп бер кочасым килде,
Сорашасым: «Ничек синең хәлең?».
Атладым да, аңлап туктап калдым,
Очрашуның сиңа кирәкмәсен.

Син, ашыгып, вокзал тулы халык 
Арасыннан үтеп, читкә киттең.
Син үзгәргән идең. Әллә шуны
Күрмәсен дип яшереп калу өчен...

Мин таныдым сине. Ә син читтән 
Яшерен генә мине күзләдең.
«Ярый әле, танымады» диеп, 
Карый иде сулган күзләрең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев