Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Акылга кил, кеше»

Соңгы елларда дөньяда барган хәлләр беркемне дә битараф калдырмый. Танылган карендәшебез, җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушевның соңгы вакытларда гына язылган бу шигыре дә кешелек өчен набат булып яңгырый.

Акылга кил, кеше

Тел очымда гына шигырь тора,
Интектереп җанны, язылмыйча.
Ничә көннәр йөрим, җан борчыган
Әйтер сүзләремне җыя алмыйча.

Тел очымда гына сүзем тора,
Кычкырасым килә бар тавышка.
Ләкин минем ялгыз тавыш кына
Ишетелмәс, эреп чыгар юкка. 

Сүзем тора тел очымда эленеп,
Ә җир тора эленеп нечкә кылда.
Куркып китәм кайчак. Әй, кешелек,
Нәрсә булды синең акылыңа?

Нинди гүзәл сәнгать әсәрләре 
Тудырдың сиң. Кара, соклан гына.
Шул ук вакыт син бит уйлап таптың 
Кеше башын кисәр гильотина.

Син төзедең гаҗәп корылмалар,
Зур шәһәрләр, гүзәл сарайларны.
Син күкләргә очтың. Ләкин нигә
Кирәк булды атом бомбалары?

Көн белән төн булган җирдә
Син дә, кеше — актан, карадан.
Бер өлешең изгелектән туса,
Бер өлешең туган карадан.

Тел очымда гына сүзем тора,
Шигырь тора язылырга куркып.
Кыл өзелер кебек, бары Ходай
Торадыр кебек аны тотып.

Ялгыш бер сүз җитә, кылны кисеп, 
Кешелекне утка атар өчен.
Үз-үзеңне юкка чыгарырга 
Тудыңмы син?! Акылга кил, кешем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев