Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Газета укучыбыз: “Туганайлар” туганнарны җакынайта

Сарман районында яшәүче карендәшебез Венера Карпова “Туганайлар” редакциясе коллективы катнашкан “Башваткыч” тапшыруын караганнан соң шигъри юллар язган

Редакциябезгә хатлар күп килә. Алар арасында гыйбрәтле язмышлар, матур шигырьләр язучылар да байтак. Сарман районында яшәүче Венера Карпова да газетабызга багышлап бер шигырь язган.

Туганай

Туганаем-туганай

Ай саен туа ай.

Бер күрергә тилмерерсең,

Ерак китмә туганай.

Сагыныр сине зәңгәр күлең,

Челтерәп аккан чишмәләр,

Урмандагы имәннәр дә,

Сиңа башларын ияләр.

Монда синең туганнарың,

Мәктәбең, институтың,

Җан җараткан, күңел тарткан

Бар синең җакын дустың.

Ярышларда җиңү яулый

Яраткан атың Жабага

Яшел чирәмгә ятып ауный,

Коелып кала жабага.

Жабагадан туп ясыйбыз,

Яшибез без җаңадан

Җаңадан-җаңа фикерләр,

Туа безнең арада.

Аккан судай гомер үтәр

Качып-посып картлык җитәр.

Туган белән туган җирдә

Яшәүләргә ни җитә?!

“Туганайлар” газетасы

Туганнарны җакынайта.

Мәңге яшә, “Туганаем”

Сине халкым ярата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев