Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Француз җаулык

Ләке авылында әйтә торган җыру

Кара ла бөдрә чәчләреңне

Ефәк тасма кирәк үрергә.

Француз җаулык киштәдә

Бөгелә дүрткә, бишкә дә, шул.

Сезнең белән бергә булу

Кермәс инде төшкә дә, шул.

 

Җырак җирләрне җакын итеп

Килдек сезне күрергә.

Аргы яктан бирге җакка

Кемнәр икән җул салган, шул

Уен-көлке, җыр-биюләр

Борынлылардан калагн, шул.

 

Барганнар да идем тимерчегә,

Тимерчеләр киткән күмергә;

Пар-пар үрдәкләр йөзәләр

Әрәмәдә күлләрдә;

Сезнең белән бергә булгач,

Чәчәк ата гөлләр дә.

 

Әй, сезнең белән безнең дуслык

Китсен иде бөтен гомергә.

Су өстендә ана үрдәк,

Егерме сигез бала;

Әти-әни аркасында

Без дә бәхетле бала.

 

Алачалар күлмәк, а ал булмас,

Бер акчалар безгә лә мал булмас.

Пар-пар үрдәкләр җөзәдер

Әрәмәдә, күлләрдә, шул.

Синең белән бергә булгач,

Чәчәк ата гөлләр дә, шул.

 

Бер-беребезне кадер итсәк,

Газиз башларыбыз хур булмас.

Француз җаулык киштәдә

Бөгелә дүрткә, бишкә дә, шул.

Сезнең белән бергә булу

Кермәс инде төшкә дә, шул.

 

Сарман районы Ләке авылында Петр Степанович Антоновтан язып алынды

"Керәшен җыруы" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев