Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

"Елый белә, димәк, яшиләр!"

Күренекле карендәшебез Григорий Родионов шигырьләрен тәкъдим итәбез.

УЙДЫК-УЙДЫК УЙЛАР

Урман эчләрендә

Уйдык-уйдык чирәм.

Яшьлегемне уйлап,

Урман буйлап киләм.

Хатирәләр тора

Күңелдә туп-тулы:

...Уйдык-уйдык чирәм...

...Язгы урман юлы...

Яз белән ярәштем,

Урман буйлап киләм.

Истә әле, истә

Уйдык-уйдык чирәм.

Булдымы соң алар -

Чын ярәшү... Туйлар...

Дөрләп-дөрләп ала

Уйдык-уйдык уйлар...

 

ЕЛАГЫЗ!

Мин авылга кайткач, ялгыз гына

Чыгамын да ындыр артына.

Каралтылар ышыгына кереп,

Тынып калам.

Минем каршыга

Мин бәләкәй чакта уйнап йөргән

Сукмак килә нәни инештән.

Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем,

Яшеренеп таныш-белештән.

Миңа монда җайлы сезнең белән.

Карт авылым - монда, үз күгем.

Берьялгызым гына яшеренеп,

Бер елармын, ахры, мин бүген.

Һәм елыйм мин. Ялгыз рәхәтлектән,

Сабый чаклар хатирәсеннән

Каралтылар белән бергә елыйм,

Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.

Үзем уйлыйм: ярый әле, димен,

Еракта мин - шәһәр, дуслардан.

Мескен хисләр, диеп, юкса алар

Көләр иде минем елаудан.

Безнең чорда сабыйлыкка кайту,

Елый белү оят санала.

Җитдилек һәм салкын канлылыкны

Яратарак төшә замана.

Ә мин монда берьялгызым гына

Чыгамын да ындыр артына,

Каралтылар белән бергә елыйм,

Карамыйча алдым-артыма.

Дусларымнан яшереп ничә еллар

Җыеп йөргән интим күз яшен

Рәхәтләнеп түгәм! Һәм уйлыймын:

Елый беләм, димәк, мин яшим!

Шунда мине әнкәй табып ала.

- Таң ата, - ди, - кереп ят, улым.

Көлә-көлә сөеп юата ул

Утыз яшьлек карт бер сабыен.

Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим

Шәһәрдәге дуслар турында:

- Алар, әнкәй, шундый әйбәтләр, - дим, -

Кечесе дә, - димен, - зуры да.

Алар, әнкәй, барысы да мине

Яраталар, хөрмәт итәләр.

Алар миннән качып елау өчен

Гел авылга кайтып китәләр.

Ә шәһәргә килгәч алар, әнкәй,

Миңа авыр сүзләр дәшмиләр.

Минем дуслар елый белә, әнкәй,

Елый белә, димәк, яшиләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев