Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елмаеп, көлеп яшик, карендәшләр!

Мәзәкләр күңелне күтәрә, кәефне яхшырта

Юлдан пычкы күтәргән әби бара.

– Әби, кая киттең?

– Теш врачына.

– Нәрсәгә?

– Менә пычкымның ике теше сынган.

***

 

Аяк киеме ремонтлау мастерскоенда кабул итүче хатын – клиентка:

– Ботинкагызны ремонтлаган өчен сездән 300 сум. Ләкин без сезнең бер ботинкагызны югалтканлыктан, 150 сум гына түләрсез.

***

– Өйдә тынычлыкмы соң?

– Кая инде ул! Хатын аерылышырга йөри!

– Нишләп?

– Синең төсең залдагы тәрәзә пәрдәләре төсе белән туры килми ди.

***

Әтисе, әнисе һәм аларның кечкенә малайлары парк буйлап бара.

– Әти, бу нинди агач? – дип сорый малай.

Әтисе:

– Бу, улым, агач.

– Ә менә ул скульптура ничек дип атала?

– Бу, улым, скульптура.

– Ә монысы нинди кош?

– Бу, улым, кош.

Әнисе:

– Улым, җитте сиңа, юк белән атаңның башын катырма.

Әтисе:

– Сорасын, хатын, сорасын. Бала кечкенәдән үк барысын да белеп үсәргә тиеш.

***

- Син ничек моңа өйләнергә булдың?

- Ничек дип... Сөйләшеп утырдык-утырдык та, әйтер сүз калмагач, үзеннән-үзе тәкъдим ясадым инде.

***

- Алексей, минем компьютерым эшләми.

- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?

- Әйе, барыбер эшләми.

- Розеткага тыкканмы?

- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.

- Ә шырпы нигә?

- Бездә утны сүндерделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев