Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева: «Һәр яшәгән көнем – җиңү»

“Бәрмәнчек” артисты Елена Григорьева шигырьләре.

2009 елның февраленнән керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблендә артист булып эшләүче Елена Григорьева-Данилова – оста биюче, керәшен җыруларын бик оста башкаручы җырчы һәм олы тәҗрибәгә ия сәхнә остасы. 

Бу юлы сайтыбызны карап, андагы язмалар белән танышып баручыларга Татарстанның атказанган артисты Елена Михайловнаның шигырьләрен укырга киңәш итәбез.

Үз юлым

Миңа тигән гомер миңа булыр,
Мин үтәсен һичкем үтәлмәс.
Чияләнеп беткән йомгагымны
Миннән башка беркем сүтәлмәс.

Үз юлымнан барам тайпылмыйча,
Ваклап салам һәрбер сукмагын.
Тузаннарын, бураннарын ерам,
Атлап чыгам янган учагын.

Миңа килгән сынау – мин узасы,
Ялгышларын төзләп сызасы.
Бер Ходаем белә – әле тагын
Ул юлларны күпме сузасым.

 

Үзең бел

Тормыш – яшәү! Яшәү – көрәш!
Бар чынбарлык, бар рәшә.
Һәр яшәгән көнем – җиңү
Кагыйдәсез көрәштә.

Алга чыксаң тиз басалар,
“Җитте”, – диеп, койрыкка.
Үз сүзеңне әйтә күрмә,
Буйсын бары бойрыкка!

Кәлтә кебек, койрыгымны
Өзеп калдырам әле.
Сезгә булсын гөнаһларым,
Өеп калдырам әле.

Мин тартасы йөкне тартып,
Белмим, күпме үтәрсез...
Төзеп куйган хыялларны
Тагын күпме сүтәрсез.

Серсез, бер хәйләсез көрәш
Кызык түгел – риясыз!
Күңел үсмәс, яшәгәндә
Алгы көнгә хыялсыз.

Миндә – хәйлә, сездә – мәкер,
Кемдә сер бар, шунда – “тел”.
Тик, миндә бер генә җавап:
"Койрыгыңнан сорап бел!”

 

Бәхет күлмәге

Күлмәкләрнең була күп төрлесе:
Уңышлысы – “биш”ле китергәне.
Урыны өчен, була “җилбәзәге”,
Кыска итәк белән тектергәне.

Ачык түшлеләрен кия кемдер:
“Күзләр шунда гына төшсен”, – диеп.
Ник кимәскә!? Матур гәүдәң булгач,
Үзе рәхәт, йөрү матур киеп!

Сылу, зифа булып күренәсең,
Килештереп, ыспай күлмәк кисәң.
Эшлеклесе кирәк – эшлеклегә,
Җитди булып күренермен дисәң.

Бәйрәмнеке була, көндәлеге,
Яратканын кия, көнен сайлап.
Уңайлысын кия, ашыкканда
Тормас өчен төзәткәләп, җайлап.

Син бүген ки иң-иң “бәхетле”сен,
Һәр җөеннән торсын бәхет өреп.
Туңган чакта җылытырлык булсын,
Яшәтерлек булсын назга төреп.

“Бәхет күлмәге”ңне салма, дустым,
Күп уңышлар, зур җиңүләр килсен.
Саулыгыңны тотсын чыгармыйча,
Читкә җибәрмичә яшәү көчең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лена молодец!!!