Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева-Даниловадан өр яңа шигырьләр

Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән «Бәрмәнчек» артисты Елена Григорьева-Данилованың шигырьләрен күпләр яратып укый.

БУШЛЫК...

Очраклы очраштык. Кушкуллап кулыңны,
Нык кысып, җилкәңнән кочарга теләдем...
Күзеңдә шәйләнгән битараф салкынлык
Наз көткән йөрәккә җылы, ут элмәде-
Мин синең йөзеңдә сөенеч күрмәдем!..

Син, хәтта, яныңда барлыгым сизмәдең!..
Артыңнан йөгердем, югалтмый эзләрең-
Кычкырдым, ялвардым, бәйләнде телләрем-
Яшемә буылып, сулкылдап тезләндем...
Ниләрдә серләрең?..Кайда соң сүзләрең?!.

Карашың бушлыкта!.. Сап-салкын күзләрең:
Яратам димәдең!.. Бер ни дә димәдең!..
Бармы бер теләгең?!.Бармы соң йөрәгең?!.
Ачылды, саркыды яралар-түзмәдем-
Караңгы бушлыкта мин, янә, тезләндем...

Битараф карашың- синең үз бизмәнең!..
Син мине ятларга «кушкуллап димләдең!»..
Бер теккән яраны ничә кат җөйләдем-
Мин синсез, ярасыз яшәргә өйрәндем:
Мин исән! Хыянәт-сабактан үлмәдем!

КЕМ СОҢ МИН?..

«Нинди кеше соң син?»-диләр,
Туганнар да, дуслар да.
«Бер карасаң -нормальный син,
Бер карыйсың-дивана!»
Нәрсә диим?.. Мин үземне
Үзем дә белмим кебек.
Бер карасам песи кебек,
Бер карасам җен кебек.
«Әллә, мәйтәм, мине чегән
Калдырып китте микән?!»
Кичтән ятам әйбәт булып,
Шайтан күк торам иртән!
. Биш туганның берсенә дә
Ошамаган икән мин!
«Әллә мине роддомда ук
Алыштылар микән?»-дим.
. Алышсалар, инде күптән,
Бер очы чыгар иде. «Алыштырган», бер почмакта,
Башыма сугар иде...
. Суктырырмын!.. Минем әле
Сугышырлык рәтем бар!..
Чегән арбасыннан калган,
Алдый торган кәртем бар!..
. Инде, менә ничә еллар,
Таба алмыйм үземне...
Һаман, шул бер сорау борчый-
«Җен микән мин, Үземме?»
. Кәрте ачып багыйм әле,
Озынайтмый телемне:
Ниндилегемне дә белим-
Үземме мин, түгелме?!.


КИЧ УТЫРЫЙК ӘЛЕ БЕР!..

Кич утырыйк әле бүген- бер күрешик!
Элеккечә, онытылып сер бүлешик.
Зар капчыгы шыплап тулган-аны кагыйк,
Зыян булмас- бераз гайбәт сөйләп алыйк...
. Искә алыр хатирәләр байтак икән...
Барысына берәм-берәм чират җитәр.
Яшь чактагы сөйгән ярлар кайда икән?!.
Вакыт калса... Гаиләгә вакыт җитәр!...
Искә алыйк күршеләрнең усал этен:
Бакча басып йөргән идек, ике юләр!
Исеңдәме, эт аяктан каптырганы?!
Шунда яңа чалбарымның ертылганы?!
Су буенда зәңгәрләнеп бетә идек,
Бишәр тапкыр кергәнбездер төшкән саен!
Ә без, суны, күп ташыдык, көянтәләп-
Ничек түзгән безнең иңнәр, мала(й)каем?!.
Кычытканга егылганың исеңдәме?
Кыяр баскан идек икәү... Ну, бур инде!..
Үз бакчаңда беткән мени?.. Сабый, диген-
Безнекен дә бит кемнәрдер урлый иде!..
Малайлардан калышмыйча, матай белән,
Күпме бензин якканбыздыр-үлмәдек бит!
Рәхәтләнеп уйный идек!.. Әй, балачак!..
Интернетнетны, телефонны белмәдек бит.
Хәтерлисең микән син дә, икәү бергә,
Бер егетне «син дә, мин -бер» сөйгән идек?!.
Сөю түгел инде!.. Юри, мыскыл итеп,
Ул егеттән, эч катканчы, көлгән идек!..
Кил әле син бүген безгә, кич утырыйк!
Күчтәнәчең белән, тәмләп, бер чәйләрбез...
Безне сөймәүчеләрне дә бер сүтәрбез-
Сөякләрен юа-юа бер чәйнәрбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев