Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева-Даниловадан яңа шигырь

«Бәрмәнчек» артисты Елена Григорьева-Данилованың шигырьләрен күпләр яратып укый.

ӨЙРӘТМӘГЕЗ!..

Өйрәтмәгез! Мин юлларны үзем сызам!
Шул юлларда бар шатлыгым, күргән казам...
Буяуларын сайлап манам сурәтләрем,
Сүзләр үреп, мин, тормышның үзен язам!

Бик күп булды акыллылар, өйрәткәннәр-
«Ярдәм» диеп, ялган юлны күрсәткәннәр...
Минем хакта, «астан» гына, сүз йөрткәннәр!..
Әйтмәгәнне,«әйтте» - диеп, «күперткәннәр»!..

Туу, яшәү-зур могҗиза-кыска мизгел,
Гомер берәү! Сулыш кабып ашыгабыз...
Тар кысалар ирек бирми киңәергә,
Бәргәләнеп ашкынабыз. Фаш булабыз!..

Зинһар өчен, өйрәтмәгез! Үзем беләм!
Җиңел димим- мин түгелдер «белеп туган».
Яшь аралаш елмаюым тик бер җиңү-
Тагын бер көн, тәҗрибәмә «элеп куйган»!

Кемнәр әйтә, җиңел диеп ерып бару?
Авырлыгын кем үлчәгән, кем иңләгән?..
Я, кайсыгыз җөръәт итәр? Кемнәр оста?-
Бары бер көн!-Мин эшлисе Кул тимәгән!
Күрсәтегез, өйрәтегез-ни килмәгән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев