Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Данилова: “Ал чәчәкләргә күмелсен, һәммәбезнең күңел түре”

Елена Данилова Балык Бистәсе районының Иванай авылында туган.

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында югары белем алган. Теләче районының Субаш авылы егете белән кавышып ике бала үстерәләр. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә балалар бакчасында эшли. Елена Ильинична күңелендә булган якты хисләрен шигырь юлларына салырга ярата.

Менә тагын язлар җитте

Менә тагын язлар җитте…

Мин язларны шашып яратам.

Язлар бүләк иткән яшьлек исен

Күңелемдә һәр ел яңартам.

 

Кабат җәйләр килә…

Мин җәйләрне өзелеп яратам.

Яшәү көче өсти һәммә үлән,

Яшьлек дәрте сизелә алардан.

 

Кабат көзләр җитәр…

Мин көзләрне бик тә яратам.

Алтын төсләр тагын кайчан булыр,

Алтын хисләр өчен җан атам.

 

Килер инде салкын кышлары да…

Никтер, кышлрны да яратам.

Бураннар да, зәһәр суыклар да,

Ак хисләрне бездә саклаган.

***

Тик өч көнлек дөнья бит бу.

Табигатьнең гүзәллеген,

Тирә-якның ямьлелеген,

Якыннарның изгелеген,

Тоеп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Бу кояшның яктылыгын,

Көн һәм төн чиратлашуын,

Чәчәкләрнең төрлелеген,

Күреп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Шыбырдап яңгыр яуганны,

Кошларның моңлы сайравын,

Шаулап елгалар агуын,

Иш(е)теп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Балалар буйга җитүне,

Тормыш дәвам итүне,

Кемгәдер кирәк булуны

Белеп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Кичәгесен инде сагынып,

Бүген туган көнгә сөенеп,

Иртәгегә өмет итеп,

Әле яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев