Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Демьян мәзәкләре: "Төштә күргән концерт"

“Киткән кызлар очрашуы” дигән концерт программасы төзешергә булыш әле”, – дип, клуб җитәкчесе Галина  Михайлова аптыраткангамы, әллә башка нәрсә сәбәп булдымы, авылыбызда концерт куюыбыз төшкә керде

“Киткән кызлар очрашуы” дигән концерт программасы төзешергә булыш әле”, – дип, клуб җитәкчесе Галина  Михайлова аптыраткангамы, әллә башка нәрсә сәбәп булдымы, авылыбызда концерт куюыбыз төшкә керде. Төшкә кереп кенә калса бер хәл, сәхнәдә концерт куйган жирдән, кычкырып җырлап уянып, бөтен семьяны аякка бастырганмын... Ә төше күңелле иде, сезгә дә сөйләп бирмичә булмас.

Аның башы, нәкъ Казан урамындагы шикелле, клубка кадәр сузылган машиналар “пробка”сы белән башланып китте. Валерий дәдәй клубны алдан ук ачып куйганлыктан, шуңа да Галина түти бәлеш күтәреп клубка килеп кергәндә, зал халык белән шыгырым тулы иде... Концерт сыен алдан әзерләп куялар бит инде. Галина түти дә  хуш исле тәмле зур бәлешен пешереп, концерт башланырга бер сәгать алдан ук поднос белән бәлешен кочаклап, хәтта иренен дә буяп тормыйча, “баргач бизәнермен әле”, дип уйлап, ашыга-кабалана, өеннән чыгып чапкан. Үзегез беләсез, ашыгу җунлегә илтми бит инде,  Галина түти күршеләре Ипкеевлар турында абаланып егылган. Моны тәрәзәдән күреп торган Марина түти нәрсәгә юрарга да белмичә, аптырап карап калган. Ярый әле, бәлешкә дә, үзенә дә зыян килмәгән.

Концерт башланып китте. Бөтен милләт вәкилләренең алыштыргысыз яраткан артисты Георгий дәдәй Ибушев сәхнәгә чыгып җыр сузып жибәргәч, чирләбрәк торган әбиләр дә, сөйләшә белми торган бәбиләр дә тынып калды. Хәтта ирләрнең дә тәнендәге бөтен күзәнәкләренә моң кереп тулды. Авыл халкы: “Унтый язган җырны, Василий Петров истәлеген бер суз әле”, –  дип кычкыргач, Георгий дәдәй клубны гына түгел, авылыбыз урамнарын моңга күмде.

Ну, шуннан уен-көлке, дәртле биюләр, матур-матур скетчлар тезелеп китте. Бөтен клубны аягүрә бастырып, шакатырып, авылыбызның “Бәрмәнчек” кызлары, берәм-берәм,  “бәреп'” сәхнә артына кереп югалды. 

Тамашачы каршына кармаклар күтәреп, триколарын тезләренә кадәр сызгандырган, яланаяклы  Валерий Борисов белән безнең Афанас дәдәй чыгып, балыкчылар биюе көенә  сикерә башлагач, иң алгы рәттә утыручы Роза Петровна: “Бу малайлар да үсеп буйга житкән икән инде”, – дип, бер елмаеп, бер елап алды. 

Сәхнәгә нык гәүдәле,  көчле тавышлы артистка чыгып җырлап җибәргәч, халык:  “Койган да куйган Хәмдүнә Тимергалиева” дип, аһ итте. Эстрада йолдызы түгел, ә арт урамның теге башындагы туган нигезен Шәймиев дачасыннан да уздырып матурлаган Ольга Петкова иде ул. Верка Сердючка булып киенеп, сәхнәдә җырлаган фельдшерыбыз Гөлнараны  да беркем дә танымады.

 Бу концертта Лиза түти Малованың шигырьләре генә түгел, күренекле композиторлар  көй язган матур җырлары да яңгырады.

Иң соңыннан, рәхмәт әйтергә дип халык алдына чыгып баскан  чаңгы шуу остасы, авылыбыз горурлыгы Анна түти Романованы сәхнәдән төшермичә, озак кул чаптылар. Күренекле авылдашларыбызны дөрес юлга кертеп жибәргән, күп көч куйган Владимир  Ильичка да рәхмәт әйтелде.

Бөтен матур әйбернең дә ахыры була бит инде. Авылыбызның сәхнәне шыгрым тутырган данлыклы хорына да чират җитте. Бу хорда без барыбыз да катнаштык. Җырны озак сайлап тормадык, барыбыз да бәләкәйдән үк белгән “Куллар тотыштык, йолдыз, йолдызчык”ны суздык. Әйбәт җыр... Безнең күрше Иван Захаров иптәшләре белән очрашып утырганда күп җырладылар аны, бөтен куплетларын беләләр иде, башка яңа җыр өйрәнеп азапланмадылар... 

Дөресен әйтим инде, “Йолдызчык” көен уйнарга серьёзный баянчы табып булмады. Минем теге металлоломнан җыйган баяным бар бит, шуны күтәреп, үземә чыгарга туры килде. Баяным “буксовать”  итеп туктап калганда, каушап кереп китмәсен, диптер инде, кул чәбәкли-чәбәкли, биеп тә алдыгыз. Нәкъ шул урында, “Йолдызчык”ны җырлый-җырлый, уянып киттем.

Кызганыч, төшемне ахырына кадәр карап бетерә алмадым.  Концерт сые белән бәлеш тә әрәм калды, концерттан соң күңелле итеп утырулар да...  

Демьян ДАНИЛОВ.

Мамадыш районының Владимир авылы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев