Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Борынгылар белми әйтмәс

Гади генә мәкаләләрне укып, кайвакытта кеше сүзенә колак салу да зыян булмаячагына төшенерсез

Азның да кадерен бел!

Бер карчыкның тавыгы булган. Ул көн саен бер күкәй салган, ә карчыкның күбрәк салдырасы килгән. Шуның өчен, аны нык итеп, симергәнче ашаткан.Тавык күкәй салуны бөтенләй онытып, ашауга гына бирелгән.

Үз капканыңа эләкмә!

Чуртан балыгы алабуганы тотмакчы булып, суны болгата башлаган. Шул вакытта, балыкчы суга кармак салган. Болганчык суда чуртан кармакны күрмәгән һәм үзе килеп капкан.

Юл бирергә өйрән!

Бүрәнә генә куелган су аша чыкканда, ике кәҗә, кара-каршы очрашкан. Берсе  әйткән: “Син алдан мине уздыр, мин бүрәнәгә синнән элек бастым!” Икенчесе: “Син миңа юл бирергә тиеш, ашыгамын”, - дигән. Әрләшеп киткәннәр, сөзешә башлаганнар да, икесе дә мәтәлеп суга чумганнар.

Дөрес киңәшкә колак сал!

Балчык чүлмәк белән чуен дуслашканнар. Бер дә бер көнне алар, икәүләшеп, инеш буйлап йөзеп киткәннәр. Чуен юлдашына: “Син минем белән янәшә барма, уалырсың”, - дигән. Чүлмәк тыңламаган, гел якын килгән. Кинәт, дулкын чыгып, алар бер-берсенә бәрелешкәннәр. Балчык чүлмәк уалып, яргаланып беткән.

Кыюлык әкренләп арта!

Төлкенең арысланны күргәне юк икән. Бер тапкыр алар очрашканнар. Төлке куркуыннан, үлми генә калган. Икенче очратуында,к уркуы алай ук көчле булмаган.  Өченче очрашуда инде, сөйләшергә дә кыюлыгы җиткән. 

Аерылганны аю ашар!                                                       

Сарык көтүе урман янында йөргән. Ике бәрән аерылып китеп, чабышып, уйнашып  башлаган. Сез ерак китеп йөрмәгез, бүреләргә эләгерсез, дигән аларга сарыкларның берсе. Бүре куак астына качып, барсын да ишетеп торган һәм бәрәннәргә: ”Сарык картайган инде, белеп сөйләми, рәхәтләнеп йөрегез”-дигән.Тегеләргә бу сүзләр җитә калган, чабып та киткәннәр, буре артларыннан җитеп, эләктереп тә алган.

Иренгән ике эшләр!

Бер кешенен аты белән ишәге булган. Бер тапкыр аларга йөк төяп, юлга чыккан ул. Ишәк арыгач, атка:” Минем йөгем  бик авыр, син беразын үзеңә алчы”, -дигән. “Менә тагын! Үзең күтәреп бар!“ - дип җавап кайтарган тегесе. Күпмедер түзгәч, ишәк көче бетеп, юлга егылган. Шунда аларның хуҗалары бар йөкне дә ат өстенә төягән. Ишәккә вакытында булышмавы аркасында, атка ботен йөкне  берүзенә тартасы калган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев