Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионов шигыре: "Без – Шөгердән"

Григорий Родионовның бу шигыре туган ягына багышланган

Без тумыштан нефть якларыннан,

Төгәлрәк әйтсәк – Шөгердән.

Шөгернең дә әле иң түреннән,

Чишмәләре бәргән җиреннән.

 

Шөгер белән йөгер дигән сүзне

Без рифмага салдык яшь чакта.

Һәм ил буйлап чыгып йөгердек без,

Уналты яшь тулар-тулмаста.

 

Чабаталар киеп йөгердек без

Заводларга, шахта, далага.

Шунсы рәхәт: нинди эш тә бата

Чабаталы гади балага.

 

Тулып ташты хезмәт кенәгәсе

Без татыган төрле һөнәрдән.

Аннан торып чаптык белем эзләп,

Без бит йөгерергә өйрәнгән

 

Ләкин менә Сабантуйларында

Җыелышып эчеп булмады.

Шөгердәге Алан авылының

Бәреп торган чишмә суларын.

 

Берәребез әгәр ялга кайтса,

Яшьтәшләрен эзләп Шөгергә,

Икенчебез ил йомышы белән

Себерләргә чыгып йөгерә.

 

Йөгерәләр минем яшьтәшләрем,

Инде күптән әти үзләре.

Киләчәккә карап йөгерәләр,

Яңа омет тулы күзләре.

 

Йөгереп менеп китәр кебек алар,

Айда яңа эш бар дисәләр.

Йөгереп кенә качып китәр кебек,

Шыксыз үлем үзе килсә дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев