Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Балалар уеннарында куллану өчен этник санамышлар

Балалар бигрәк дә уен-көлке, юморга тартымрак санамышларны яраталар һәм еш кына аларны күңел күтәрү өчен генә дә сөйләп йөриләр

Әке, пәке,

Эт колагы, сәке.

Карга, чыпчык,

Син кал, бу чык!

 

Ыргадан, мыргадан,

Мәче йөри елгадан.

Карчык, кызчык,

Монда торма, тиз чык!

 

Ала тор, бара тор,

Тау ягыннан таң атыр.

Алфык, йолфык, куян, тончык,

Син кал, бу чык.

 

Берән, икән,

Алма тикән.

Сагылдырак – сары тай,

Тугылдырык – туры тай.

Туры атым, наум, чыгым,

Турылыгым, тор да чык!

 

Аксак, туксак,

Барабан корсак,

Таш курчак,

Чыгыр аяк, чыгырчык,

Балтаңны ал да, йөгереп чык!

 

Сикереп төштем бакчага,

Бастым алтын акчага.

Егерме ел хезмәт иттем,

Александр патшага.

 

Ипи, тоз, матур кыз,

Гөрлисең килмәсә, чыгып сыз.

 

Айкы, пайкы,

Ырма, җайкы,

Ия, пия, җук,

Син калып тор,

Энем, чык.

 

Бер кап, ике кап,

Өч кап, дүрт кап,

Моңа чыкты –

Син чыгып чап.

Ике таш, дүрт таш,

Алты таш, сигез таш –

Тубал баш.

 

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бишәү, алтау, җидәү, сигез,

Тугыз, ун –

Без киябез төлке тун!

 

Бер, ике, өч,

Сиңа көч,

Син моннан күч!

 

“Керәшен җыру әйтә” җыентыгыннан, 1999

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев