Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Артист Елена Григорьева-Данилова: «Алга чыксаң, тиз басалар»

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбленең артисткасы шигърияте.

"Ару гына "ябешә" бит шигырьләрең, берәр "сурьёзный"рагы юкмы соң? - дип шигырь сораган идем Ленадан. Башта: "Юк!" - диде, аннары язып аттымы шунда..." дип язган Лидия Пасыева сәхифәсендә, шушы шигырьләрне дә калдырган.

ҮЗ ЮЛЫМ
Миңа тигән гомер миңа булыр,
Мин үтәсен һичкем үталмас.
Чияләнеп беткән йомгагымны
Миннән башка беркем сүталмас.

Үз юлымнан барам тайпылмыйча,
Ваклап салам һәрбер сукмагын.
Тузаннарын, бураннарын ерам,
Атлап чыгам янган учагын.

Миңа килгән сынау - мин узасы,
Ялгышларын төзләп сызасы.
Бер Ходаем белә, әле тагын
Ул юлларны күпме сузасым.

ҮЗЕҢ БЕЛ!
Тормыш - яшәү! Яшәү - көрәш!
Бар чынбарлык, бар рәшә.
Һәр яшәгән көнем - җиңү!
Кагыйдәсез көрәштә.

Алга чыксаң, тиз басалар:
"Җитте!" - диеп, койрыкка.
Үз сүзеңне әйтә күрмә,
Буйсын бары бойрыкка!

Кәлтә кебек койрыгымны
Өзеп калдырам әле.
Сезгә булсын гөнаһларым,
Өеп калдырам әле.

Мин тартасы йөкне тартып,
Белмим, күпме үтәрсез!?
Төзеп куйган хыялларны
Тагын күпме сүтәрсез!?.

Серсез, бер хәйләсез көрәш
Кызык түгел - риясыз!
Күңел үсмәс, яшәгәндә
Алгы көнгә хыялсыз.

Миндә хәйлә, сездә мәкер!
Кемдә сер бар, шунда - тел.
Тик миндә бер генә җавап:
- Койрыгыңнан сорап бел!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев