Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Аннуш әби ниләр сөйли…(Ахыры)

Иван Глуховның “Аннуш әби ниләр сөйли” хикәясе.

Ниһаять, моның бер чиге җитте. Пасха көн иде. Бәйрәм йолалары буенча мин кичтән үк күп итеп күкәй пешердем, иртән күкәй җыючы балаларны тиешле күчтәнәчләр белән озаткач, өстәл көйләдем: уртага табагы белән кызыл күкәйләрне утырттым, башка сый-хөрмәтләрне тездем. Өстәл әзер булгач, тегеләрне йокыларыннан уяттым. Тордылар, юындылар, өстәл арасына утырдылар. Сизәм: килен бик кәефсез, нәрсәгәдер канәгать түгел, кичтән эчкәне дә бетеп җитмәгән, башын төзәтәсе киләдер. Сандырның да чырае караңгы. «Сандыр, менә син миңа гел ышанмыйсың, кара инде күкәйләргә, анаң үз каршысына эреләрен, ә минем якка вакларын тезеп куйган. Менә мине ничек аера бит ул, мин аның сөймәс сөяге булдым инде. Бүген бәйрәм, югыйсә, юньле кешеләр күкәен дә ашый, аракысын да эчә. Ә анаң юри безне, бәйрәмне мыскыл итеп, өстәлгә аракысын да куймаган, безне соңгы эчкечеләргә саный, янәсе, үз куллары белән безгә аракы эчертәсе килми», — ди килен. Бу инде күкәйләрнең эре-ваклыгыннан да, аракы чыгармавымнан да түгел, ә киленнең махсус тавыш чыгарасы килеп сәбәп эзләве булды. Нәрсә дип тә җавапларга аптырагач, тиз генә күкәй табагының миңа караган ягын аңа таба борып куйдым. «Аракы эчмәгәнемне беләсез бит, кирәк икән, үзегез табып эчегез», — дидем. Күзләремә яшь килде, елыйсы иттем, ләкин Ходайдан сабырлык сорап, тыелып калдым. Киленнең мәкер тулы, ялагайлы сүзләреннән Сандыр бөтенләй котырды, миңа, моңынчы ишетмәгән бер генә әшәке сүзне дә калдырмыйча, акырды да җикерде. «Безнең тормышны җимерер өчен генә торасың монда, бар чыгып кит, кызларыңда тор», — диде ул соңыннан. Киленнең дә астыртын тантана итүе йөзенә чыккан иде. Мондый ызгыш-талаштан соң бүтән монда торып булмаячакны аңладым, өстемдә нинди кием-салымым бар, шуның белән, Пасха күкәйләреннән дә авыз итмичә, гомер иткән йортымнан чыгып киттем. Чыгып киткәндә бусагада: «Сандыр, Дарҗа, аналарын куып чыгарган кешеләрнең рәхәттә яшәгәннәрен дә, мантып киткәннәрен дә күрмәдем, сез дә рәхәт күрербез дип сөенеп калмагыз, Ходайның каһәре сезгә дә төшәр, бер заман мине исегезгә төшерерсез, ләкин мин булмам», — дип, Ходай исемен телгә алып каргадым, күз яшьләремә батып, кая барганымны да белмичә, китеп бардым.

Гарьлек, оят иде миңа. Кеше күзенә чалынмаска тырышып, тыкрыклар, бакча артларыннан барып, авылыбызда яшәүче кече кызым, киявем йорты бусагасына килеп егылдым. Минем нинди хәлдә булуымны алар шундук аңладылар, киявем: «Борчылма, әби, бездә торырсың, өй киң, сыярбыз», – диде. Рәхмәт аларга, шундый газаплы минутларымда тынычландырып, үз яннарына сыендырганнары өчен.

Ләкин мин кияү йортында озак тормадым. Пасха атнасы узуга, Зәйдә яшәүче олы кызым безнең хәлләрне ишетеп, авылга кайткан иде, аңа ияреп китеп бардым. Китеп баруның сәбәбе – Сандыр белән киявем арасында минем аркада андый-мондый тарткалаш, ачу куыш чыкмагае дип курыктым. Кызымда да начар тормадым. Ул төзелештә эшләп бер бүлмәле фатир алган иде, эшендә дә гел мактаулы булды. Мин аның эштән кайтуына ашарга әзерләп тордым, кибетләрдән ризык ташыдым. Шулай бер-беребезне аңлап, юатышып, озак еллар яшәдек. Инде узган вакыйгалар да бераз онытыла, сүрелә төшкән кебек булды. Әмма үзәк өзгеч хәлләрне күңел түреннән барыбер куып булмый икән. Өстәвенә, авылдашлар белән сирәк-мирәк очрашып сөйләшүләр, яралы йөрәкне яңартып торды. Аерылышу мизгелләре гел күз алдымнан китмәде, һаман бергә тора алмауның сәбәпләрен эзләдем. Авылдашларымнан алар тормышының рәте булмавын, Сандырның тәрбиясезлектән бөтенләй сулыгып калуын, чирли башлавын ишетү мине олы кайгыга салды, миңа якын арада ниндидер олы фаҗига булыр сыман тоелды. Мондый мизгелләрдә тормышыбызның каһәрле хәлгә төшүенә киленебез Дарҗа сәбәпче булса да, гаепне үз өстемә алып, ничек тә Ходай каршында гөнаһларны юарга, алар тормышын рәткә салырга дигән уйлар күңелемә тынгы бирмәде. Гаебемне мин, сабырсызланып, шайтан коткысына бирелеп, үз баламны каргаудан күрдем. Ә Аллаһы Тәгалә балаңны каргарга кушмаган бит. Бала ничек кенә булып тумасын, ул синеке, синең каныңнан яралган, аның дөньяга яралуына син сәбәпче. Шулай булгач, аны каргап, син үзеңне дә каргыйсың – үз каргышың үзеңә төшүе дә ихтимал.

Шундый үземне-үзем битәрләп йөргән көннәрнең берсендә Сандыр безнең фатирга килеп керде. Өйдә берүзем генә идем, көтелмәгән очрашудан йөрәгем күкрәк читлегеннән атылып чыккандай булды, бик сагынганымны аңладым. Әзмәвердәй ирдән кибеп, саргаеп, бәләкәйләнеп калган Сандырымны күреп, тетрәнеп куйдым. Мине күрүгә, Сандырның ике яңагыннан күз яшьләре тәгәрәп төште, мин дә үземне-үзем белешмичә елый башладым. Сандырым: «Әни», – диде дә кочагыма ташланды, сүзләрен дә әйтә алмыйча, яшь баладай, озак кына сулкылдап елады. Шулай аналы-уллы озак кына елаштык. Бераз тынычлана төшкәч Сандыр: «Әни, бөтен әшәкелегем өчен, Ходай хакына булса да, кичер, болай Сак белән Сок шикелле яшәмик, кайт үз өеңә», – диде. Сандырның да мине нахакка рәнҗетеп, зар елап яшәвен аңладым. «Кичерәм, улым, мин күптән кичердем инде, тик Ходай гына бер үк барлык гөнаһларыбызны кичерә күрсен», – дидем.

Их, балалар, белмисез шул, аналарыгызның сезнең өчен җаннарын да ярып бирергә әзер икәнлеген. Бер генә ана да үз баласына начарлык теләми бит. Сандыр миңа ышанычын белгертәсе килеп, елмаеп карады. «Ярар, улым, сеңлең эштән кайтсын, уйлашырбыз, бәлки кайтырмын да», – дидем аны озатканда.

Ул китте, бер яктан, өстемнән тау төшкәндәй булса, икенче яктан, аның чирле йөзен күреп, яңадан хәсрәткә чумдым. Бетә бу малай, дидем. Кызым эштән кайткач: «Әни, әле аның хатыны бар, аның белән ничек торырсың, бер киселгән ипи яңадан ябышмый бит», – дип мине тагын шөбһәгә салды. «Кичерешкәнсез бит инде, бәлки тынычланырсыз, узган хәлләр дә әкренләп онытылыр», – дигәч, мин күңелемдә бернинди чит, шикле уйлар калдырмыйча, киләчәк язмышымны Алла кулына тапшырдым. Киленем Дарҗаның якты чыраен яңадан караңгылатасым килмәде, үземнең дә ниндидер киеренкелекләрне чишәргә көчем җитмәс кебек тоелды, бәлки Сандыр үзе минем янга килеп йөрер, шулай итеп барысы да җайланыр, дигән уйлар белән кайтмаска булдым.

Әмма тагын нык ялгышканмын булып чыкты. Сандыр безгә килеп китүдән соң озак яшәмәде. Күп булса, бер ел үткәндер – ул якты дөньядан китеп барды. Соңыннан аның минем янга килүен миннән бәхиллек алырга килүе булгандыр дип юрадым. Сандырның үлеменә сәбәпләр күп булгандыр, әлбәттә, анысын бер Алла үзе генә белә, шулай да, бөтен гөнаһны үз өстемә алдым, аның үлеменә сәбәпче – мин. Мин аны каргадым. Ходаем, ник аның җанын алганчы, минекен алмадың, дип күп еладым, хәзер дә елыйм. Тик башыңны ташка орып булмый шул. Хәзер бары бер генә юанычым калды, ул да булса, кызларыма Сандырым кабере янәшәсендә урын билгеләргә куштым. Дөньялыкта аңлашып та, сыешып та булмады, Ходай теге дөньяда безгә барысын аңлатыр, урынын табар, дидем.

 

Аннуш әбинең күп елаудан күзләре нурсызланган, дөньясына кул селтәве, яшәүгә өмете калмавы йөзенә чыккан иде.

 – Сандыр үлгәч, киленең Дарҗа, бәлки акылга утыргандыр? – диде

–  Белмим, Ходай аңа да тиешлесен җиткерер, – дип Аннуш әби сүзен тәмамлады.

Аннуш әби улы Сандырдан соң озак яшәмәгән. Улының үлеме кайгысын ул авыр кичергән, кызлары да тынычландыра алмаган, Сандыры белән исән кешедәй гел сөйләшеп йөргән. Шундый көннәрнең берсендә ул якты дөнья белән хушлашып, бакый дөньяга китеп барган, аны үзе кушуы буенча, улы янәшәсен җирләгәннәр.

Дарҗа да, әлеге каһәрле вакыйганың төп сәбәпчесе буларак, үзе башлап җибәргән бу мәхшәрдән җиңел, шома гына котыла алмый. Ире Сандырны да анасы белән дошманлаштыруга ирешә, барысы да аныңча була, ләкин ул көткән тынычлык кына килми йортка. Билгеле булганча, бер-бер артлы ир белән бием үлеп китә – ачу куарга да, барысын уртага салып сөйләшергә дә кеше калмый. Бер генә юаныч кала, ул да булса, аракы. Элек тә өзми эчкән кешегә, хәзер бигрәк тә иркен, ник эчәсең дигән кеше юк, берәү дә тикшерми, күпме телисең – эч. Ул атналар буе туктаусыз, урын-җир өстендә аунап-тәгәрәп эчүгә сабыша. Ниһаять, эссе җәй көннәренең берсендә, чираттагы эчүдән, эчтән бикле өенең идән уртасында Дарҗа җан тәслим кыла. Берничә көн буена өй янына килүче булмый. Күрше-күлән янәшә-тирәгә таралган сасы мәет исеннән генә аның үлгәнлеген белә. Көн кичкә авышуга карамастан, мәетне юмый-нитми, шулай ук бернинди йолаларсыз, зиратның үз-үзләренә кул салучыларны күмә торган почмагына җирлиләр. Болай эшләү, әлбәттә, бозык бәндәнең фани дөньядагы начар гамәлләре өчен авылдашлары тарафыннан эндәшмичә генә җәза бирү кебегрәк кабул ителде.

Әнә шулай киң, биек, калай түбәле йорт бөтенләй бушап калды.

Күптән түгел миңа якын танышымны җирләүдә катнашырга туры килде. Аннуш әби белән Сандыр дәдәй каберләрен күрдем. Икесенең дә каберләрен тәбәнәгрәк зур бер рәшәткә белән әйләндереп алганнар, өсләрендә җыйнак кына һәйкәлләр тора. Кабер өемнәре читләрендә сирень куаклары моңсу гына кыштырдый. Янымда басып торучы танышым, минем нәрсәләр уйлаганымны сизенгәндәй, боларның барысын да Аннуш әбинең кияве хәстәрләп тора, диде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев