Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ана йөрәге

Түбән Камада яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев Кавказ ягындагы һәм башка халыкларда буыннан-буынга күчеп сөйләнгән легенданы шигъри юлларга салган

Риваять сөйләде берәү,

Булмас, димә, булыр да.

Бер ананың рәнҗетелгән

Саф йөрәге турында.

 

Улы тәмам гашыйк булгач,

Баш иеп тезләренә:

“Теләгәнең үтим”, – диеп,

Сүз биргән сөйгәненә.

 

“Ярый, – дигән кыз, назланып, –

Минем теләк шул гына:

Яратсаң, анаң йөрәген

Китер минем кулыма”.

 

Тетрәнгән җир, әйтерсең лә,

Күк ишелгән иңенә.

Үле дә түгел, тере дә –

Егет кайткан өенә.

 

Әнисе кочкан: “Ни булды?

Бу бит юньле хәл түгел.

Әйт кенә, балам, үтәрмен,

Бернәрсәм дә жәл түгел”.

 

Хәлсезләнгән егет көчкә

Сөйләп биргән үз хәлен.

Шунда күргән әнисенең

Мөлдерәмә тулы күзләрен.

 

“Ал, улым, бир сөйгәнеңә,

Бәхетең торса шуннан.

Әйт кызыңа, котылмас тик

Аналар каргышыннан”,

 

Йолкып алган да йөрәген

Хәлсез куллары белән,

Сузган улына: “Бар, ашык!”

Һәм соңгы сулыш биргән.

 

Егет тотып шул йөрәкне,

Сөйгәненә йөгергән.

Хис тапталган, җан таушалган,

Йөзе-бите кара  көйгән.

Юкса, хәзинә – кулында,

Хөр итүче дөньяны.

Ерак йолдызлар балкышы –

Ул аналар йөрәге.

 

Абынып егет егылып,

Ыңгырашкан, сызланып.

“Улым, нәрсәң авыртты”, – дип,

Дәшкән йөрәк кызганып.

Фото: unplash.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев