Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Александр Игнатьев Лиза Ампуш шигырен рок музыкасына салган - видео

Альтернатив рок музыкасына язылган җырлар татар эстрадасында сирәк күренеш, керәшеннәр арасында әлеге юнәлештә иҗат итүчеләр бөтенләй юк.

Александр Игнатьев рок стилендә яңа җыр чыгарды. “Буйсындыр сөюне” дип исемләнгән җырга сүзләр һәм көйне Зәйдә яшәп иҗат итүче карендәшебез Елизавета Лаврова (Лиза Ампуш) язган.

 – Бервакыт Лиза түтидән “ВКонтакте” социаль челтәрендә смс килеп төште. Шулай аралашып киттек. Аның “Буйсындыр сөюне” дигән шигырен күргәч, илһамланып киттем - сүзләре дә бик матур, мәгьнәле дә. Шуңа күрә җырны үзенчәлекле итеп бирәсем килде, бу җыр өчен альтернатив рок стилен сайладым, – дип сөйләде безгә Саша Игнатьев.

Альтернатив рок музыкасына язылган җырлар татар эстрадасында сирәк күренеш, керәшеннәр арасында әлеге юнәлештә иҗат итүчеләр бөтенләй юк. “Җырның премьерасы “Туым Жондозы” фестивале гала-концертында булды. Сәхнә артында торган малайлар гитара, музыка белән кызыксынды. Фольклор башкаручы балалар күп. Ә минем керәшен сәнгатенә яңа юнәлеш кертәсем, үзебезнекеләрне күрсәтәсе килә. Әлеге җырны күбрәк аудитория өчен чыгару исәбем дә бар”, – дип планнары белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев