Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Әйтмәгез лә киленнәргә авыр сүзләр...

Марий Эл республикасының Кече Носла авылында яшәүче Василий Ивановтан үзе иҗат иткән шигырьләр.

Әйтмәгез авыр сүз.

Әйтмәгез лә киленнәргә,
Авыр сүзләр, бер дә әйтмәгез.
Кызлар ерак, килен янда,
Килен кирәк булыр, белерсез.

Балдан татлы оныкларны,
Килен бүләк итә бит безгә.
Ул бит безнең оныкларны,
Күкрәк сөте белән үстерә.

Олыларга хөрмәтне дә,
Ул сеңдерә безнең балага.
Шуннан да зур, нинди бүләк,
Була ала шушы гомердә.

Мактап тор син, җае чыккач,
Салам кыстыр, күбрәк иттереп.
Кызым дисәң, эреп — эреп китәр,
Ял ит диер, үзе йөгерер.

Картлык бит ул, бик тиз килә,
Утырып та тормый, хәл алып.
Матурлыкны, көчеңне дә,
Бик тиз ала, бездән суырып.

Шул вакытта инде килен,
Кирәк була тотып йөртергә.
Урыныңны чиста тотып,
Кирәк чакта чәен бирергә.

Киленгә дә бер сүзем бар,
Картлык килер беркөн сиңа да.
Картлык бит ул, көзге кебек,
Ни күрсәтсәң, шуны күрсәтә.

Ярдәм бара.

Ярдәм бара хәрбиләргә диеп,
Агыла да алар агыла.
Хатын — кызлар, мәктәп балалары,
Барыннан да ярдәм җыела.

Кемдер үрә челтәр солдатларга,
Кемдер тегә җылы киемнәр.
Чын ир — атлар тимер пичләр ясый,
Туңмасыннар өчен солдатлар.

Ут астында солдат илне саклый,
Кермәсеннәр диеп дошманнар.
Менә шуңа илем күтәрелеп,
Ярдәм ташый сезгә солдатлар.

Халык аңа иман нуры куша,
Барып җитсен диләр барысы.
Сакласын дип, тагын өстәп куя,
Дога катыш йөрәк җылысы.

Ышанабыз, җиңеп кайтырсыз сез,
Җиңү тели чөнки барыбыз.
Ә сез кайткач, туган илебезне,
Сокландыргыч итеп төзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев