Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Әйткән сүз очар җилгә, Язган сүз калыр җирдә

Мамадыш районының Владимир сигезьеллык мәктәбенең “Яшь әдәбиятчылар” түгәрәге җитәкчесе, татар теле укытучысы Роза Бахрова саклаган альбомда ниләр язылган?

Совет мәктәбендә белем алганнар, хәтерлисезме? Элек отряд альбомнары тутырып бара идек, укытучыларыбыз төрле матур чараларны, укучылар иҗатын альбомга эшләтәләр иде. Әнә шундыйларның берсен Владимир сигезьеллык мәктәбенең “Яшь әдәбиятчылар” түгәрәге җитәкчесе, татар теле укытучысы Роза Бахрова саклаган.

Шунысы белән дә кызык бу тупланма: 1972-1973 уку елында башланган альбом авторларның үз куллары белән язылган.

Мин бит бары чәчәк бөресе,

Бөреләрем әле ачармын...

Тирә-якка яңгырар халкым өчен

Йөрәгемнән чыккан саф җырым, – дигән юллар да бар альбомда. Аны мәктәптә укучы Георгий язган. Альбомдагы шигырьләрнең дә иң күбесе – аныкы.Чыннан да, ничек кенә ачылды әле бөреләре Георгий Ибушевның!

Мондагы шигырьләрнең тематикасы төрле: табигатебезнең, ел фасылларының гүзәллеге, әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәтләү, хезмәт кешесенә мәдхия, кеше бәхете турында уйланулар... Иң күзгә ташланган тема – Туган илебезне ярату, патриотик хисләр.

Әтиләр бик күпне күргәннәр,

Әтиләр утларга кергәннәр,

Сугышта үлсәләр үлгәннәр,

Дошманны барыбер җиңгәннәр, – дип яза 8нче класс укучысы Ибушев Георгий. 7нче класс укучысы Лиза Малованың да 4-5 шигыре урын алган монда. Аның якташыбыз Хәмзә Батыршинга багышланган шигырен поэма дип тә атап булыр иде:

Сугыш... Ут эчендә хәзер барсы да,

Онытылды барлык хыяллар...

Фашист гаскәрләре бездә, күрче,

Нинди шакшы эшләр кылганнар.

Лизаның биредә ике патриотик рухтагы шигыре булса, табигать темасы, беренче укытучысы Анна Тупаева хезмәтен зурлаган иҗат җимешләре дә бар. Елизавета Малова – бүген дә актив иҗат итүче, җыентыклар чыгаручы билгеле шагыйрәбез.

Светлана Абдряшева шигырьләрен почергыннан ук таныдым. Аның 5нче класста укыган чакта язылганнары да, 7нчедәгеләре дә бар. Димәк, альбом бер елда гына тутырылып бетмәгән. (Шуңа күрә классларны күрсәткәндә эзлеклелек сакланып бетмәскә дә мөмкин булуын искәртәм.)

Илне яклап, дошман белән

Сугышты батыр улларың.

Муса, Алиш, Газинурлар

Намуслы саклады даның,– дип яза Света “Республикам Татарстан” шигырендә. Абряшеваның рус теле укытучысы кызы булуы да “сизелә”. Краснодон геройларына багышланган язмасын да поэмага тиңләштереп була.

Кем шигыре икәнен күргәнче, тагын бер шигырьне почерктан таныдым. Менә монысы- Нина Бачкова язуы, ул аны 5нче класста укыганда язган:

Биек тауның башларына

Тезелгәннәр боланнар,

“Отлично”га укырга бит

Безнең корган планнар, – дип яза уку алдынгысы, халык иҗатын оста файдаланып.

Ольга Чемкинаның 8нче класста укыган вакыттагы шигырьләре дә шактый оста язылган:

Күрсен дөнья синең матурлыкны –

Чаллы, КамАЗыңны күрсеннәр.

Синдәгедәй хезмәт, батырлыкны

Башка илләр күреп белсеннәр.

“Туган илем” дигән шигырьдән юллар бу. Горурланып язган укучы республикабыз белән.

Валентин Саркеев Герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигырендә аның батырлыгына дан җырлаган:

Соңгы сулышкача тугры булды

Туган иле, халкы алдында,-

дип тәмамлана шактый озын шигырь.

Зоя Корчагина, Нина Чемкина, Лена Михайлова, Валентин Бачков табигатебез матурлыгына сокланганнар. Ә Клара Чулакованың “Чокыр” дигән шигыре бик тәрбияви килеп чыккан. Юра исемле малай кызык итеп кенә чокыр казыган, ләкин үзе ялгышып, шунда төшеп киткән. Иптәшләре хәл белергә килгән. Шигырь болай тәмамлана:

Балалар киткәч, әнисе

Укырга китап бирде,

“Кешегә чокыр казыма!”–

диеп язылган иде.

Альбомда 8нче класс укучысы Николай Юзеев үз куллары белән юмористик хикәясен язып куйган.

Бу язмамның исеме – халык мәкале, һәм ул бу язма эчтәлегенә бик туры килә. Менә шушы альбом сабыйларның иҗат җимешен саклап калган. Аның өчен укытучы Роза Петровнага зур рәхмәт. Язылганнардан чыгып, шуны әйтергә телим, әлеге тупланмадагы бер Владимир авылы мәктәбе укучылары иҗатыннан да, ул чор балаларының уй-фикерләре, дөньяга карашлары, тәрбия дәрәҗәләре турында фикер йөртеп була. Совет заманында патриотик рух көчле иде, диләр. Бу альбом да шуңа дәлил түгелмени?..

Лидия ПАСЫЕВА,

Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев