Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җәгүр дәдәй дәмәкләре

Гәрәй Рәхим ( Григорий Родионов) «Сайланма әсәрләр» китабыннан.

Икона
Бәчкә белән Пикыланың тормышлары болай тыштан караганда көйләнеп киткән кебек булса да, өй эчендә, боларның икесе арасында, гел бер каршылык килеп чыга икән. Эш шунда ки, керәшен авылы буларак бездә бөтен кеше дә икона тота. Кайсы гына йортка барып керсәң дә, өйнең кояш чыгышы ягындагы почмагына икона куелган булыр. Юк, безнең авыл халкы бик диндар икән, дингә бик мөкиббән икән дип уйларга ашыкмаыз. Бездә иконаны дин әсбабы булудан бигрәк, өйнең аерылмас бер җиһазы, өй бизәү әйберсе итеп тоталар. Керәшен кешесе өчен икона почмагын бизәү — кул эше осталыгын күрсәтүче кечкенә генә бер күргәзмә кебек. Әйтик, ир кеше такталарга матур сырлар, бизәкләр уеп, рам ясый. Хатын кеше исә ул рамга үзе чиккән пәрдәләр, үзе бәйләгән челтәрләр элә. Бу чиста, пөхтә, ап-ак итеп юылган челтәрләр, пәрдәләр, зур, матур итеп эшләгән рамнар артындагы икона күп йортларда уч төбе кебек кенә бер рәсем инде шунда. Ә менә икона почмагы үзенең чигүләре, челтәрләре, нәкышләре белән балкып, бөтен өйгә ямь биреп тора.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев